16+

Бәрәңге кабыкларын куак астына салыгыз, файдасы бар, белегез!

Кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, крыжовник куаклары гөрләп үссен, яхшы уңыш бирсен өчен аларны тукландырып тору кирәк. Куак тирәли 20 см чамасы тирәнлектә чокыр казыгыз. Шул чокырга бәрәңге кабыкларын күмегез.

Чокырга күмгәнче кабык­ларны кайнар суга салып, 2-3 тәүлек тотарга кирәк. Судагы кабыкларны көнгә бер-­ике тапкыр болгатырга онытмагыз.
Күмелгән кабыклар череп бетә икән, бу процедураны сезон дәвамында берничә тапкыр эшләргә мөмкин. 

Карлыганнарны крахмал белән дә тукландыралар. Моның өчен 200-300 гр бәрәңге крахмалын 3 литр суга салып, акрын гына утта кайнатып чыгаралар. Әзер кисельне 10 литр суга кушып, карлыган куагы төбенә сибәләр. Кайбер бакчачылар бер чиләк суга 3 аш кашыгы крахмал бутап, кайнатмыйча гына да сибә.

Карлыганнарга көлле ашлама да яхшы тәэсир итә. 3 литр көлне бер чиләк су белән бутап, ике тәүлек тоталар. Мондый катнашманың 1 литрын 10 литр суга салып, карлыган куаклары төбенә сибәләр. Һәр куакка 2-4 чиләк сибәргә кирәк.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading