16+

Рөстәм Гафаров: «Аңламаучыларга штраф белән җавап бирергә туры киләчәк»

Казанда машинасын яшел газоннарга, балалар мәйданчыкларына һәм чүп контейнерлары янына куючыларга штрафлар салу дәвам итә.

Рөстәм Гафаров: «Аңламаучыларга штраф белән җавап бирергә туры киләчәк»

Казанда машинасын яшел газоннарга, балалар мәйданчыкларына һәм чүп контейнерлары янына куючыларга штрафлар салу дәвам итә.

2026 елның беренче тугыз аенда мондый хокук бозулар өчен 18,7 миллион сумлык штраф билгеләнгән.

Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, административ комиссиягә парковка кагыйдәләрен бозу турында 15 629 материал тапшырылган.

Казанда машина кую кагыйдәләрен автомат рәвештә дә тикшерәләр. 10 сентябрьдән «Дозор-М3» комплексы эшли башлаган. Ул «Тукталыш тыелган» билгесе гамәлдә булган урыннарда хокук бозуларны терки. Әлегә система 855 транспорт чарасын теркәгән, 675 очрак буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.

Мониторинг Киров районының «Салават Күпере» микрорайонында алып барыла. Бу урын кышын юлларны кардан чистартканда машиналар комачаулавы сәбәпле сайланган. Хокук бозуларны автомат рәвештә теркәүне кыш көне дә дәвам итәргә планлаштыралар.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров кисәтүләрне санга сукмаучыларга карата штрафлар кулланылачагын белдергән.

«Кызганычка каршы, кисәтүләрне барысы да аңламый, шуңа күрә хокук бозучыларга бер сум белән җавап бирергә туры киләчәк», — дигән ул.

пробки. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading