Артык гәүдә авырлыгыннан чәй ярдәмендә дә котылып була икән. Чәй ризыкны яхшырак үзләштерергә һәм эшкәртергә ярдәм итә. Ул эчәк эшчәнлеген көйли, организмны витаминнар һәм минераллар белән тукландыра, кан тамырларын чистарта, хәтерне, күзнең күрү сәләтен, тән тиресенең төсен дә яхшырта. Болар өстенә, тупланган май запасын яндырырга да булышлык итә. Әмма бу...
Иртәнге чәй эчәклекне эшләргә мәҗбүр итә һәм организмнан артык матдәләрне чыгара, кан тамырларындагы май утырмаларын эретә.
Төшке ашта эчелгән чәй ризыкны эшкәртергә булыша. Шуны да әйтергә кирәк: чәйне ашаган вакытта яки ашаганнан соң ук эчмәгез. Чөнки ул ашкайнату процессын авырлаштыра. Аны ашаганнан соң ярты сәгать үткәч кенә эчәргә кирәк.
Кичке чәй шулай ук ризыкны эшкәртергә булыша, тәнне йокыга әзерли. Чәйне кичке сәгать 8-9дан да соңрак эчәргә кирәкми. Йокыгыз да нык булыр, иртән уяну да җиңеләер. Йоклар алдыннан, гадәттә, ашыйсы килә, андый вакытта авыр ризык урынына, хөрмә яки күрәгә ашап куегыз.
Чәйнең үзенә килгәндә, аңарда 700 төрле витамин, минерал, микро- һәм макроэлемент, антиоксидантлар, аксым, катлаулы углеводлар, төрле кушылмалар бар. Алар барысы бергә комплекслы рәвештә чистарта, шлаклардан арындыра, витаминнар белән тукландыра.
Ябыгырга теләсәгез, чәйнең яхшы сыйфатлысын гына кулланыгыз. 100 граммы 50-100 сум торган чәйләр нәтиҗәле түгел. Кытай, Тайвань, Япония һәм Вьетнамда җитештерелгән яшел, кара һәм кызыл чәй эчү отышлырак булыр.
Чәй эчкәндә печенье да, пирог яки торт та ашамагыз. Камыр ризыклары турында әйтеп тә торасы юк. Майонез белән майлы ит тә чәйгә бернинди дә мөмкинлек калдырмый. Чәйнең союзниклары: киптерелгән җиләк-җимеш, бал, яшелчә, ботка һәм кара ипи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар