16+

Чыршы, уенчык бүләк – карап алырга кирәк

Һәр кеше Яңа елга аяк басканда, өендә бәйрәм мохитен тулырырга тыраша. Чыршы кую, аны бизәү, бигрәк тә балалы гаиләләрдә, үзе бер күңелле вакыйга.

Чыршы, уенчык бүләк – карап алырга кирәк

Һәр кеше Яңа елга аяк басканда, өендә бәйрәм мохитен тулырырга тыраша. Чыршы кую, аны бизәү, бигрәк тә балалы гаиләләрдә, үзе бер күңелле вакыйга.

Әмма шул ук вакытта куркынычсызлык чараларын да онытмаска кирәк. Яңа ел бизәгечләрен ничек дөрес сайларга соң? 

Чын чыршы
Аның кәүсәсе - тигез, ярылган урыннарсыз булырга тиеш. Гөмбәчекләр, күгәрекләр юкмы икәнен дә карагыз. Күптән түгел киселгән чыршының ботаклары сыгылмалы, энәләре йомшак. Усаң, ылыс исе тарала. 

Ясалма чыршы
Ботакларында очлы урыннар һәм кытыршылыклар булырга тиеш түгел.  Материалның утка чыдамлылыгына игътибар итегез: чыршы белән бергә аның янгынга каршы куркынычсызлыгын дәлилләгән сертификаты булуы шарт. 
Әгәр дә сез кискен ис сизсәгез, димәк, Яңа ел "гүзәле" сыйфатсыз материаллардан эшләнгән. 

Гирляндалар
Гирляндалар сайлаганда, эшләнмәдә урнаштырылган мәгълүматка игътибар итегез. Анда товар билгесе, исеме, кайсы илдә эшләнгәне, җитештерүче адресы, товарның тиешле таләпләргә туры килүе турындагы мәгълүмат, хезмәт итү вакыты, куркынычсыз куллану кагыйдәләре, лампочкалар төре, нинди йөкләнешкә исәпләнгәне күрсәтелергә тиеш.
Гирлянданы эләр алдыннан, барлык утлары янамы-юкмы икәнен тикшерегез. Әгәр дә аны кабызгач, тәмсез ис сизсәгез, андый бизәгечне элмәү хәерлерәк. 

Берничә гирлянданы бер-берсенә ялгарга һәм аларны бер розеткага куярга ярамый. Әгәр дә лампочкаларның бер өлеше ватылган яки сафтан чыккан икән, аларны үзегез төзәтмәгез. 
Йокларга ятканда яки өйдән чыгып киткәндә гирлянланы кабызып калдыру тыела. 

Чыршы уенчыклары
Сыйфатсыз яңа ел бизәгечләре аллергия китереп чыгарырга, хәтта химик агулану сәбәбе булырга мөмкин. Шуңа күрә пластик, җилем яки буяу исе борынга бәрелеп торган уенчыкларны сатып алмагыз. 
Әгәр дә гаиләдә кечкенә бала бар икән, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
•    Пластиктан ясалган уенчыкларны сайларга киңәш итәбез. Пыяладан ясалганнар ватылырга һәм бала җәрәхәт алырга мөмкин. 
•    Вак детальләре булган бизәгечләр элмәгез, бала аларны йотарга мөмкин. 
•    Әгәр дә кулда уенчыктан буяу яки ялтыравычлар калса, аны кибет киштәсендә калдыру яхшырак. 
•    Чыршының аскы өлешен бизәмичә калдырыгыз, баланың гирляндага яки шарларга буе җитмәсен. 

Яңа ел тәм-томнары
Яңа ел алдыннан баллы ризыклар алганда түбәндәге киңәшләргә игътибар итәргә тәкъдим итә: 
•    Состав. Баллы ризыкларның составында кушылмалар, консервантлар, төс бирә торган элементлар, үсемлек майлары мөмкин кадәр азрак булганын карап алыгыз. Баллы җыелмаларның составында шоколад, кәнфит, вафли, зефир һәм мармелад булырга мөмкин. Зефир һәм мармелад – сәламәтлеккә бик үк куркыныч булмаган тәм-томнардан санала, чөнки аларда ашкайнату өчен файдалы пектин бар, шикәр дә азрак. Баллы ризыкларда ис, тәм көчәйткечләр, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик төс кертүче матдәләр, табигый каһвә булырга тиеш түгел. 

•    Эшләнү вакыты һәм саклану срогына да игътибар бирергә онытмагыз. Капларга төрле тәмлүшкәләр тутырылу сәбәпле, гадәттә, иң тиз бозыла торганыныкын язалар. 
•    Саклану шартлары. Тупланмадагы кәнфит, печенье ише ризыклар үз тәмнәрен югалтасын өчен, капта язылган шартларны үтәргә кирәк. Күп вакыт аларны салкынча караңгы урында сакларга киңәш итәләр. 
•    Куллануда чикләнгән әйберләр буенча киңәшләр. Тәм-томнар арасында балаларда аллергия чыгарырга мөмкин булган (мәсәлән, арахис, шәфталу төше һәм башкалар) ризыклар булмавы хәерле.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading