16+

Эш түгел, ял кирәк

Ял итәргә, дип, дачага барган идек, тагын да арып кайттык. Бу сүзләр сезгә танышмы? Әлбәттә, таныш. Гадәттә, дачага килүгә үк, без, күршеләрдән яхшы түгел, дип, түтәлләрдәге чүпне утый башлыйбыз. Аннан күз бакчадагы йортка төшә. Кадаклыйсы, суккалыйсы эшләр күп икән әле. Бераздан яшелчәләргә суын да сибәргә кирәк була. Ашарга да әзерләнмәгән......

Эш түгел, ял кирәк

Ял итәргә, дип, дачага барган идек, тагын да арып кайттык. Бу сүзләр сезгә танышмы? Әлбәттә, таныш. Гадәттә, дачага килүгә үк, без, күршеләрдән яхшы түгел, дип, түтәлләрдәге чүпне утый башлыйбыз. Аннан күз бакчадагы йортка төшә. Кадаклыйсы, суккалыйсы эшләр күп икән әле. Бераздан яшелчәләргә суын да сибәргә кирәк була. Ашарга да әзерләнмәгән......

Ял итәргә, дип, дачага барган идек, тагын да арып кайттык. Бу сүзләр сезгә танышмы? Әлбәттә, таныш.
Гадәттә, дачага килүгә үк, без, күршеләрдән яхшы түгел, дип, түтәлләрдәге чүпне утый башлыйбыз. Аннан күз бакчадагы йортка төшә. Кадаклыйсы, суккалыйсы эшләр күп икән әле. Бераздан яшелчәләргә суын да сибәргә кирәк була. Ашарга да әзерләнмәгән... Кая анда кояшта кызыну, урманга бару, су керүләр! Дача вакытын алдан ук планлаштырмасаң, иртә яздан көзнең соңгы көннәренә кадәр шулай дәвам итәчәк.
Барысы да план буенча бара
Планлаштыруга килгәндә, иртәнге сәгать тугыздан унбергә кадәр суда коенып, кояшта кызыныгыз. Сәгать уникедән көндезге икегә кадәр, кояш бик кыздырмаса, бакчада эшләгез. Аннары төшке аш һәм пассив ял. Бу вакытта телевизор карый, китап укый аласыз. Шуннан соң йорт эчендәге эшләргә тотынасыз. Кичен урамда йөреп кайтасыз. Бу, әлбәттә, якынча гына планлаштырылган нәрсәләр. Иң мөһиме - физик эш актив (урманга бару, суда йөзү, физкультура ясау) һәм пассив ял (йокы, телевизор карау, өстәл уеннары) белән чиратлашып барырга тиеш. Ял итү вакыты да эш вакытына караганда ике тапкырга артыграк булсын.
Дачада беркайчан да будильник куймагыз. Сәгать, шалтырап, эш көнен хәтерләтеп тормасын.
Ашарга әзерләгәндә дә берьюлы әллә ничә төрле ризык әзерләмәгез. Гади ризыклар гына пешерегез. Бу вакытыгызны да алмас, плитә янында басып торып ардырмас та.
Дусларыгыз да ярдәм итсен
Бакчада зур эшләр көтеп торса, дусларыгызны чакырыгыз. Ял итәргә дип килгән кунакларыгыз, ярдәм итүләрен сораганда, бакчадагы эшләрне башкарырга да булышыр. Әйтик, иске сарайны сүтәргә яки җир казырга кирәк булганда...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading