Шуңа да зуррак балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус эләктерү җайланмасы ФЭСТ куллана идек. Ләкин бу җайланмалар гамәлдән чыккан икән дип ишеттек? Дөресме? Ачыклап китсәгез иде. Хәйруллиннар гаиләсе, Казан.
- Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктында 12 яшькә кадәрге (36 килограммга, 144 сантиметрга кадәрле) балаларны автомобильдә бары махсус җайланмаларда йөртергә кирәк, диелгән. Кагыйдәдә яки куркынычсызлык каешын каптырырга мөмкинлек биргән башка җайланмалар ярдәмендә дә була дигән җөмлә бар. Менә нәкъ шул яки аркасында җитештерелә башлады да инде ул ФЭСтлар, адаптерлар, башка эләктерү җайланмалары. «НАМИ» үзәге 2012-13 елларда сайлап алып, 27 саклау җайланмасын тикшерде, нәтиҗәдә аларның 80 проценты тиешле таләпләргә җавап бирми. Ни хикмәт, бу җайланмаларның барысының да куллануга рөхсәт бирә торган рәсми сертификатлары бар.
ФЭСТ җайланмасы машина йөртүчеләр арасында аеруча популярлашкан. Аны куркынычсызлык каешы баланың муены аша узмасын өчен эләктереп куялар. Европа илләрендә бу җайланмалар инде 2012 елда ук кулланыштан алынган. Махсус тәҗрибәләр үткәргәннән соң, бу эләктергечләрнең куркынычсызлыкны тиешенчә тәэмин итмәве ачыкланган.
Ул баланы машинада йөрткәндә саклау җайланмасының бер өлеше генә була ала. Кыскасы, юлларда баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Россиянең Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктындагы транспорт чарасы конструкциясе белән каралган куркынычсызлык каешын эләктерергә мөмкинлек биргән башка чаралар дигән җөмләне үзгәртергә, аз керемле гаиләләрне, мохтаҗларны креслолар белән тәэмин итәргә, креслосыз йөрүчеләргә җәзаны кырысландырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, - ди «НАМИ» Россиянең Дәүләт фәнни үзәге генераль директор урынбасары Денис Загарин.
Фото: http://irecommend.ru
Комментарийлар