ГРИПП ИШЕК ШАКЫЙ – вакцина кадатабызмы?

Республикада менә инде бер айдан артык гриппка каршы вакцина кадату процессы бара. Грипп белән авыручыларның артуы, гадәттәгечә, гыйнвар аенда булыр дип көтелә. Шуңа күрә табиблар вакцинаны 1 декабрьгә кадәр ясатып калырга киңәш итә, чөнки иммунитет прививка ясатып 2 атна-30 көн узгач барлыкка килә һәм 6-12 ай дәвамында саклана. Өстәвенә быел...
Әмма күп кеше вакцина ясатуга бик сак карый һәм ясатмавың хәерлерәк дип саный. «Вакцина кадаткан идем, авырудан башым чыкмады, киресенчә, зыян гына ясады ул миңа» кебек сүзләрне дә ишетергә туры килә. «Татар-информ» агентлыгында узган онлайн-конференциядә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина гриппка каршы прививка ясатуның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде һәм халык арасында йөри торган төрле имеш-мимешләргә ачыклык кертте. «Вакцина ясатуның плюслары минусларына караганда күбрәк. Ул җитди процедура булып тора. Шуңа күрә, аннан соң да теләсә нинди медицина процедурасыннан соң булган кебек үк, төрле тискәре күренешләрнең булуы ихтимал. Температура күтәрелергә, баш авыртырга, ниндидер бер хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Әмма болар 2-3 көн үтүгә үк юкка чыга. Бу уңайсызлыклар, әлбәттә, грипп эләктереп авыруга караганда бик күпкә җиңелрәк кичерелә. Өстәвенә әлеге билгеләрне вакцина кадатучыларның бары 1 проценты гына сизәргә мөмкин. Авырып китүемә шул вакцина кадату гына сәбәпче булды дип фикер йөртү берничек тә дөреслеккә туры килә алмый. Бу теоретик яктан да, практик яктан да була алмый торган хәл, - ди белгеч. - Моның сәбәбе бөтенләй башкада: кеше вакцина кадаткан вакытта инде авырый башлаган булырга мөмкин, шуңа күрә, бу бары очраклылык кына булып тора. Моннан тыш, грипп вирусыннан кала, аңа охшаган тагын 200гә якын вирус бар бит әле. Шунлыктан, вакцина кадаттым да авырдым дип әйтү - хата».
Бездә, нигездә, ике төрле вакцина кулланыла: «Гриппол» - монысы олылар өчен һәм балаларга чистарак «Гриппол плюс» вакцинасын кадыйлар.
Табиб килгәнче
Авыруны күп вакытта аяк өсте генә уздырырга гадәтләнгән инде без. Иртән торгач, берәр дару кабабыз да, хәл җиңеләеп киткәндәй була һәм тизрәк эшкә чыгып йөгерәбез. Гриппны исә һич кенә дә аяк өстендә үткәрергә ярамый - аз дигәндә, җиде көн ял сорала, урын өстендә ятарга кирәк, ди табиблар. Авырып китсәгез, табибны чакырту мөһим. Ул килгәнче исә:
- температура озак вакыт югары булса (38,5-39), аны төшерә торган даруларны эчәргә кирәк (аспирин исә искәрмә булып тора, аны эчмәскә кушалар, чөнки ул төрле өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин);
- күбрәк сыеклык эчегез: сөтле яки лимонлы чәй файдалы булыр;
- үз белдегегез белән генә дару кулланмавыгыз хәерле, табиб килгәнне көтегез.
Кулларны еш юу - иң яхшы чара
Вакцина кадатудан тыш, табиблар гриппка каршы профилактиканың иң яхшы ысуллары дип түбәндәгеләрне күрсәтә һәм һич югы шуларны булса да үтәргә куша:
- грипптан саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысуллары ул - кулларны сабынлап ешрак юу, икенчесе - яшәү һәм эшләү урыныгызны еш җыештырып тору, даими рәвештә җилләтү;
- битлек киеп йөрү;
- профилактиканың тагын бер ысулы - борынны юу;
- дөрес туклануга зур игътибар бирергә кирәк: яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау файдалы;
- грипп белән авыручылар бик нык күбәйгән вакытта, халык күп җыела торган урыннарга бармавыгыз хәерле.
Мария Патяшинаның әйтүе буенча, узган елны, күп еллар эчендә беренче тапкыр, грипп эпидемия бусагасын узып китмәгән, чөнки 2011 елда барлык халыкның 25,6 проценты гриппка каршы прививка ясаткан булган. Бу - республикада яшәүче һәр дүртенче кеше дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә вирус бик нык тарала алмый кала.
Вакцинаны сәламәт булганда ясатырга кирәк. Гриппка каршы вакцинаны ясатырга ярамаган очраклар да бар:
- кискен авырулар вакытында;
- хроник авырулар көчәйгәндә;
- үзегезне начар хис итсәгез;
- инде грипп белән авырый башласагыз;
- йомырка агына аллергия булган кешеләргә, чөнки ул вакцина составына керә.
Ә сез гриппка каршы прививка ясатасызмы?
Зөлфия Вәлиева, ТРның атказанган артисты:
- Менә улым Кәрим ясатып кайткан әле, белмичә дә калганмын. Вакцина ясатканнан соң зарланмады, үзен яхшы хис итә. 3 нче сыйныфта укый ул. Үземнең ясатканым булмаса да, гриппка каршы прививка ясатуны кирәк дип саныйм. Мәктәптә укучыларга бигрәк тә, чөнки анда кеше күп, авыруны эләктерү ихтималы да зуррак. Ирем Тәлгать кенә аңа шикләнебрәк карый.
Ләйсән Гыймаева, җырчы:
- Гриппка каршы вакцина ясатмыйм мин. Гомумән, мин аңа каршы. Элегрәк ясатканым бар иде, әмма аннан соң үземне начар хис иттем. Балаларыма да ясатмыйм. Авырганнары юк, Аллага шөкер, күз генә тимәсен! Традицион ысулларны грипптан иң яхшы профилактика дип саныйм: суган белән сарымсакка ни җитә!
Лилия Каюмова, газета укучы:
Табиблар үзләре килеп ясап китсәләр, каршы килмәс идем. Ә болай аның артыннан йөрергә вакытым юк. Прививка ясатуның зыяны юк дип уйлыйм. Белгечләр белми генә кушмас...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.36100
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...20200
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.11600
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.19300
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.126103
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!23600
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.29401
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.50001
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.18695200
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.157200
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.43400
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.74504
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.77900
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.10100
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.149205
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.254101
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!55402
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.36100
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.101800
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.109101
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.52901
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.559517
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика