Татарстанда юл төзү-төзекләндерүдә быелгы планнар үтәлгән.
Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта республикада 2026 елда башкарылган юл төзү-төзекләндерү эшләре һәм юлларны кышкы чорда карау турында сүз барды.
Илкүләм проектлар файдасы – Татарстанда быел 97 миллиард 695 миллион сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре гамәлгә ашырылды. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасының ярдәме зур. Илкүләм проектлар кысаларында Казан агломерациясендә 2 миллиард сумга, Чаллы агломерациясендә 1 миллиард 360 миллион сумга юллар төзелде.
Юлларны норматив дәрәҗәгә җиткерү максатларында, 85 участокта эшләр үткәрелде. Республикада юлларның 53,9 проценты норматив дәрәҗәдә, 2030 елга күрсәткечне 60 процентка җиткерү бурычы тора. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт проекты буенча юллар төзелешенә 1 миллиард 503 миллион сум юнәлтелде.
Фермерларның терлекчелек комплексларына, бакчачылык ширкатьләренә юллар төзү дәвам итә. Казанда Горький шоссесына янәшә юл барлыкка китереләчәк. Аракчино бистәсендә әлеге проект кысаларында тимер юл аша күпер салына. Бу күперне 2027 елда Татарстан Республикасы көненә ачу ниятләнелә, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Авылларга игътибар бар “Шәһри Казан” газетасы исеменнән авылларда юллар төзелеше, үзара салым алымы турында сорау бирдем.
– Татарстанда 40 мең чакрым юллар бар, шуның 14 меңе төбәк әһәмиятендәгеләр. Авылларга, гомум исәптә, 8,5 мең чакрым юллар балчык-грунт хәлендә әле. Ел саен грунт юлларның 100-150 чакрым өлешен вак таш белән түши барабыз. Авылларда халыкның үзара салым акчасына да ел саен юллар төзелә һәм төзекләндерелә. Үзара салым алымын хуплыйм, бу юллар төзү һәм авыл өчен кирәкле эшләрне башкару мөмкинлеге тудыра, – дип җавап кайтарды министр Фәрит Хәнифов.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авылларга юллар төзүгә игътибар бирә. Министр Фәрит Хәнифов әйткәнчә, авылларга юллар төзү дәвам итәчәк. Авылларда халыкның үзара салым акчасының һәр 1 сумына дәүләттән 4 сум өстәп бирелә.
Федераль трассалар “җылытылды” – Илкүләм проектлар ярдәмендә Казан – Оренбург трассасында, М-7 “Волга” трассасында төзекләндерүләр үткәрелде. Коры Үләмә, Шантала елгалары күперләре яңартылды. Юлларга яктырткычлар урнаштырыла. Кышкы чорда федераль трассаларның республика территориясенә туры килгән өлешләрен 7 подрядчы оешма карап торачак, аларда 305 берәмлек техника исәпләнә.
Юлларның 15 участогы таулы, ул урыннарга аерым игътибар бирелә. 91 мең тонна реагент хәстәрләп куелды, 41 метеостанция юл хәрәкәтен һәм һава торышын күзәтеп тора. Һава начарланган очракларга федераль трассаларда җылыну пунктлары оештырылды, – диде “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәмәтов.
“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры вазифасын башкаручы Александр Куканов төбәк әһәмиятендәге юлларда эшчәнлекләрен Татарстан Хөкүмәте карарлары нигезендә алып баруларын әйтте.
– Түләүле юллар карап тотыла. Мисал өчен, Вознесение трактында бозлавыкларга каршы реагент һәм тоз-ком катнашмасы запасы булдырылды, техника билгеләнде, – диде Александр Куканов.
Казан 27 миллиард сумны “күмде” – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, шулай ук федераль проектлар ярдәмендә башкалада юл төзү-төзекләндерү эшләре ел саен колачлы рәвештә алып барыла. Казанда быел юл эшләренә 27 миллиард сум тотылды. Юлларны төзекләндерүгә – 18,2 миллиард сум юнәлтелде.
Казанда хәзер урам юлларының 85 проценты норматив дәрәҗәдә. Татарстан Рәисе башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы кысаларында быел башкалада күп фатирлы 418 йортның ишегалды яңартылды. Бакчачылык ширкатьләренә 7 елда 20 юл төзекләндерелде. Быел Авиатөзелеш районындагы “Руно” һәм “Солонка” ширкатьләре дә асфальт юллы булды. Шәһәр территориясенә кергән 30 бистәдәге 95 урамда юл төзү эшләре башкарылды.
18 бистә урамнарына, гомум исәптә, 1 мең яктырткыч куелды. Казанда кышкы чорда юлларны карау өчен 572 берәмлек техника билгеләнде. Кар 8 стационар пунктта эретеләчәк. Ишегалларын һәм паркларны кардан чистартуда робот-техника да файдаланылачак, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар