16+

40 градуска кадәр температура, хәлсезлек, көчле йөткерү: «аяктан ега торган вирус»ның билгеләре аталды

Югары температура, тән сызлау, көчле баш авыртуы һәм коры ютәл – белгечләр кисәткән симптомнар.

Югары температура, тән сызлау, көчле баш авыртуы һәм коры ютәл – белгечләр кисәткән симптомнар.

Соңгы көннәрдә «аяктан ега торган вирус» турында хәбәрләр таралды. Авыруның авыр узуы белән бәйле рәвештә аңа шундый исем бирелгән. Инфекционист Юлия Ермолаева ТАСС агентлыгына сөйләгәнчә, инфекция кискен башлана һәм организмның көчле интоксикациясе белән характерлана.

Авыруның төп билгеләре:

  • температураның 39–40 градуска кадәр күтәрелүе, кайчак аннан да югары булуы;

  • хәлсезлек, тән сызлау;

  • көчле баш авыртуы;

  • тамак авыртуы;

  • көчле коры йөткерү.

Белгеч сүзләренчә, вирус Россиягә дә эләгергә мөмкин. Моңа актив авиабәйләнеш һәм миграция сәбәпче була ала.

21 ноябрьдә Роспотребнадзор Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан илдәге эпидемиологик вазгыять турында рәсми мәгълүмат сораган. Моңа «аяктан ега торган вирус» дип аталган авыру турында хәбәрләр таралу сәбәп булган.

грипп фото татар информ

Инфекционист билгеләп үткәнчә, рәсми лаборатор мәгълүматлар буенча, Казахстанда хәзерге вакытта гриппның A(H1N1) төре, риновируслар, бокавируслар һәм аденовируслар кебек инфекция кузгатучылар тарала.

Белгеч фикеренчә, төп куркыныч яңа вирус барлыкка килүдә түгел, ә гриппның авыр узуында. Ул җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Аеруча балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм йөкле хатын-кызлар куркыныч төркеменә керә.

Шул ук темага: Гриппның зыяны: нинди органнарны сакларга?

Өйдәге салкын мускулларны картайтырга, ә җылы идән кан басымын төшерергә мөмкин

Көзге каникуллар тәмамланды – вируслар уяна: Татарстанда грипп көчәергә мөмкин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading