16+

Грузинча слива кайнатмасы

Кәнфит тәмен хәтерләткән бу кайнатманы ясар өчен 2 кг слива, 1 чәй кашыгы уылган имбирь, 1 чәй кашыгы корица, 150 гр әрчелгән әстерхан чикләвеге, 600 гр шикәр комы, 1 литр су кирәк булачак.

Сливаны юып, урталай бүлеп, төшләрен алабыз. Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз.

Сливаны кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәбез. Аннан су өстәп, акрын гына утта кайнарга куябыз. Кайный башлауга күбеген җыярга һәм корица, имбирь кушып бутарга.

Кайнатма 40 минут чамасы кайнарга тиеш. Бутарга онытмагыз, кәстрүл төбенә ябышырга мөмкин.
40 минуттан соң уттан алып суытырга һәм чикләвек салып, банкаларга тутырырга.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading