16+

«Хәтерләмисезме, узган елны мин нинди орлык алган идем?»

Кышның соңгы аена да кердек. Февраль күпләр өчен кышның гадәти бер ае булса да, бакчачылар өчен ул үзенә күрә бер җаваплы чор булып тора. Бу айда алар баклажан, баллы борыч һәм помидор орлыкларын чәчә. Көздән үк яшелчә орлыкларын үзләре хәстәрләп калдырганнар булган орлыкларын гына утырта. Ә менә алай мәшәкатьләнеп тормаганнар...

«Хәтерләмисезме, узган елны мин нинди орлык алган идем?»

Кышның соңгы аена да кердек. Февраль күпләр өчен кышның гадәти бер ае булса да, бакчачылар өчен ул үзенә күрә бер җаваплы чор булып тора. Бу айда алар баклажан, баллы борыч һәм помидор орлыкларын чәчә. Көздән үк яшелчә орлыкларын үзләре хәстәрләп калдырганнар булган орлыкларын гына утырта. Ә менә алай мәшәкатьләнеп тормаганнар...

- Наилә ханым, күпләр, сатып алган орлыкларым озак тишелде яисә уңышы начар булды, дип зарлана. Бу нәрсә белән бәйле?
- Алдагы елда алган орлыкларыгыз уңышы белән сөендергән булса, шул орлыкларны тәкъдим иткән җитештерүче фирманы сайлагыз. Орлык тутырылган пакетта җитештергән илнең исеме, аның штрих-коды, ГОСТы, партия номеры, яраклылык вакыты күрсәтелгән, ничә грамм яки ничә бөртек орлык салынганлыгы язылган булырга тиеш. Базарда берара орлыкларны үзләре ябыштырып эшләгән пакетка тутырып сатучылар да булды. Аларны Белоруссиядән китерделәр. Халыкның күбесе шул орлыкларны алып алданды. Шунысы да бар, гаеп орлык җитештерүчедә генә түгел, аны ничек чәчүегез һәм тәрбияләвегездән дә тора. Шуны да истә тотыгыз: борычның тишелеп чыгу вакыты бик озак - өч атна. Өйдә әзерләнгәннәренә караганда, сатып алынган орлыклар артык киптерелгән була. Шул сәбәпле алар озак шытып чыга.
Сатып алган яшелчә орлыгының нинди сорт булуын истә калдырырга тырышыгыз. Алайса безгә киләләр дә: «Хәтерлисезме, узган елны сез миңа помидор орлыгы саткан идегез. Ул нинди сорт булды икән? Миңа тагын шуны бирегез әле», - диләр. Көненә әллә ничә кеше килә безгә. Аларны ничек хәтерләп бетерәсең? Шуңа да мин аларга чәчкән орлыкның пакетын җыеп куярга кушам. Яки берәр дәфтәр булдырыгыз, дим. Нинди сорт, пакетта ничә орлык бар иде, кайчан чәчтегез - барысын да иренмичә теркәп барыгыз. Моны гадәткә кертсәгез, үзегез өчен дә бик уңайлы.
- Сатуда помидорның нинди генә сортлары юк. Аларның кайсылары аеруча популяр?
- Иртә өлгерә торганнарына килгәндә, шәхсән үземә Санкт-Петербург селекциясе ошый. Аларга Северянин, Зимняя вишня, Снигерек керә. Халык Белый налив, Взрыв, Ямал, Крайний север дигәннәрен яратып ала. Тиз өлгерә торган сортлар тәбәнәк, 40-50 см булып үсә. Аларның, гадәттә, җимешләре дә кечерәк. Ә менә Санька дигәне эре - 300 гр га кадәр җитә. Себер селекциясенә караган Рыцарский турнир, Спиридоновский дигән сортлар да яхшы. Абаканский розовый дигәне бер метр биеклеккә кадәр үсә. Җимеше исә 600 гр була. Соңгы вакытта шундый сортлар белән кызыксыналар. Кайсы гына бакчачының эре помидор үстереп мактанасы килми. Хлебосольный, Розовый мед дигәне дә эре була. Гибридлар (алар F1 билгесе белән бирелә) да бик тиз өлгерә. Аларга Анюта, Катя дигән сортлар керә. Болар тиз өлгерешле булгач, фитофтороза белән дә авырырга өлгерми. Тик гибридлар кыйммәтрәк йөри. Шунысын да кисәтәсем килә, алар уңышны яхшы бирә, әмма тәме буенча сортлардан калыша.
- Гибрид орлыктан үскән яшелчәнең орлыгын киләсе ел өчен алып калсаң, аның җимеше булмый, дип ишеткәнем бар...
- Җимеше була, тик беренче елдагыны кабатламый. Сорты үзгәрә, аз гына башкачарак була дип әйтимме соң. Ул тәме яки формасы белән аерылып торырга мөмкин. Әйткәнемчә, бер бакчада берничә сорт булганда, сортны чиста килеш саклап кала алмыйсың. Бакчада бал кортлары берсеннән берсенә кунып йөреп, аларны серкәләндерә.
- Без үстергән баллы борыч базарларда сатыла торган эре борычтан нык аерыла. Алар кечерәк тә, формасы белән дә башкачарак. Бу нилектән?
- Орлыгына карап. Аның өчен Голландия селекциясен сайларга кирәк. Алар карап торышка бик матур һәм эре була. Тик кыйммәт: биш данә орлык 65 сумлап тора. Әмма аларны тәрбияләр өчен күп көч куярга кирәк. Карарга иренсәң, андый ук эре дә булмаска мөмкин. Аны тиешенчә тукландырып торырга, тиешле шартларны булдырырга кирәк. Аларны теплицада - җылыда үстерү җайлырак. Бакчага еш барып йөри алмасагыз, карарга вакытыгыз булмаса, гадиләрен генә алыгыз. Борычның Алтай селекциясенә караганнары яхшы. Кыйммәт тә түгел, уңышы да әйбәт. Халык Белозерка, Атлант дигәннәрен яратып утырта. Баклажан белән борычны хәзердән үк чәчү җаен карагыз. Һәр елны берничә кеше май аенда баклажан орлыгы сорап килә. Киләсе ел өченме дип сорагач, юк, хәзер чәчәм, дип шаккатыралар. Алар ике-өч айга соңга калган була инде. Шуңа да февраль белән март аен бушка уздырмаска киңәш итәм. Орлыкларны вакытында чәчеп, рассадаларны дөрес итеп тәрбияләгәндә генә мул уңыш алырсыз.

Рассадаларыңа сөт түгел, су сип
Мөмкинлектән файдаланып, мин Наилә ханымга укучыларыбыздан килгән сорауларны да бирдем.
- Орлыкларны утыртыр алдыннан бүрттерәләр. Бу бөтен төр орлыкка да карыймы? (Зилә Галиева, Кукмара)
- Голландиядән килгән орлыкларны, помидор, борыч, кыяр, баклажан булсынмы - бүрттерергә кирәкми. Югыйсә тишелеп чыгу сәләте кими. Чөнки алар махсус чаралар белән эшкәртелгән инде. Игътибар иткәнегез бардыр, алар буялган була. Ә безнең орлыкларны буямыйлар. Аларның тышчасы эфир майлары кушылмалары белән эшкәртелә, шуңа бүрттерергә кирәк. Иң яхшысы орлыкны тизрәк үстерү өчен кулланыла торган препаратта бүрттерәләр. Монда гөлләр өчен сатыла торган минераль-органик ашлама да кулланырга була. Орлыкны чәчәр алдыннан ничек бүрттерәсе анда язылган була. Кайберәүләр алоэ согында да тота дип ишеттем, үземнең сынап караганым юк. Орлыкны чәчәр алдыннан аның туфрагын йогышсызландырыгыз, чөнки анда гөмбәчекләр булырга мөмкин. Моның өчен мин туфракны суы агып төшә торган савытка тутырып, сусипкечкә яңа гына кайнап чыккан су белән марганцовка салып сиптерәм. Туфрак суынгач, орлыкны чәчәм.
* * *
- Рассада яхшы булып үссен өчен нәрсә эшләргә кирәк (Марат Гобәйдуллин, Казан)
- Рассада, яктылык җитмәгәнлектән, сыгылып төшә. Шуңа да өстәмә яктырткыч булдырыгыз. Яктырткыч рассадалардан 25-30 см биеклектә булырга тиеш. Февральдә көн яктысы азрак була. Ә кайбер бакчачылар орлыкны бик күп чәчә. Өйдә аларның барысына да урын һәм яктылык җитмәскә мөмкин. Шунлыктан февральдә тиз өлгерә торган сортның бер-ике төрлесен генә чәчәргә тәкъдим итәм. Ә калганын мартта да ярый. Анда көн яктысы озынрак. Югарыда санап үткән тиз өлгерешле помидор сортларын хәтта апрельдә дә чәчәргә ярый. Алар үсеп өлгерә. Помидор рассадасы сузылып нечкә булып үсмәсен өчен, сульфат магний порошогы эремәсе кулланыгыз. Ул рассаданың тамыр системасын ныгыта. 1 литр суга 2,5 гр, ягъни ярты чәй кашыгыннан азрак итеп салыгыз. Бу эремәне һәр 15-20 көн саен сибегез. Рассаданың үзенә сиптерсәгез дә ярый.
Рассадага сөт сибәләр дип сөйлиләр. Мин моны бер дә киңәш итмәс идем. Ул туфракта гөмбәчекләр барлыкка китереп, рассадагыз зәгыйфьләнергә мөмкин.
Борыч белән баклажан орлыгын чәчкәндә үк аерым-аерым утыртыгыз. Аларны пикировкаларга кирәкми. Югыйсә бер ун көнгә үсеше туктала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading