Анда тәрбияләнгән балалар республиканың төрле тармакларында эшлиләр һәм алар татар телен камил белүчеләр. Балалар бакчасы, мәктәп укучылары, университетта белем алучы студентлар өчен гамәлгә куелган проектларыбыз һәркем өчен мавыктыргыч. Быелгы бәйгедә балалар бакчалары әзерләгән спектакльләрдә катнашкан сабыйларның осталыгын күреп, исебез китте. Бүгенге көндә уртак проектларыбыз колач җәеп бара. Укучыларга, балаларга һәм мәгариф системасына кызык булмаса, ул проектларда катнашучылар саны болай арта бармас иде. Алар тырыша-тырыша, быел җиңә алмасалар икенче елга җиңү максатын куеп, янып торалар. Зиннур Хөсниярны мәгариф тармагында узучы төрле чараларга жюри буларак та чакырабыз. Ул үзенең гаделлеге, яшь буынга өмет чаткысы бирә белүе белән дә аерылып тора.
Миңназыйм Сәфәров, китап нәшрияте мөхәррире
Ныклы нәсел баласы
Мин Зиннур Хөсниярның үзен генә түгел, әнисен дә яхшы беләм. Әнисе Һәдия апа бик кешелекле, игелекле кеше. Әтисе Зыятдин турында да бик ярдәмчел кеше иде, дип искә алалар. Бабасы да нык холыклы, Зиннур кебек баһадир гәүдәле кеше булган. Ул көчле нәселнең дәвамчысы. Зиннур да бик йөрәкле кеше, уйлаган эшен җиренә җиткереп башкаручы. Әсәрләрен дә бик тиз яза, никтер миңа шулай кебек тоела.
Мин Зиннурның туган авылы Биектау районының Бикнарат авылында йорт салдым. Бу авылда йорт төзи башлагач та, иң беренче ярдәм кулы сузучы Зиннур булды. Әнисе Һәдия апа килеп, йортыбызга Коръән укыды. Ул миңа якын итеп, “авылдаш”, ди эндәшә. Кайтканда Зиннурлар турысыннан узам, капка төбендә утырган вакыты булса, туктыйм. Менә шул вакытта ул үзенең идеяләрен сөйли. Бикнарат – тарихи авыл. Ул авылының тарихын, шәхесләрен өйрәнеп романнар яза. Әле күптән түгел генә бөтен галимнәрне, журналистларны җыеп, авыл зиратында күмелгән Апанаевларның каберләрен башка каләмдәшләренә күрсәтеп, тарихи фактларны ачып салды.
Әнисенең язмышын бәян иткән “Әтием кайда, Суслонгер?!” повесте авыл халкының ачы сагышы сурәтләнә. Бер сүз белән әйткәндә, Зиннур бик тынгысыз, чын язучы кеше. Язучы ул үзе өчен генә яшәми, башкаларга да мирас калдыру уе белән яна. Ул шул ук вакытта авыл җыенының берсеннән дә калганы юк. Кечкенә генә авыл булса да, Бикнарат гөрләп яши, Зиннур Хөснияр һәрвакыт авылдашлары белән.
Зилә Фәйзуллина, әдипнең кызы, “Салават күпере” балалар журналы баш мөхәррире
Бер әтидә мең шәхес
Мин кечкенәдән әти-әнигә “әтием”, “әнием” дип эндәшәм. Аллага шөкер, энем белән миңа бик яхшы гаиләдә туарга насыйп булды, шуның белән дә без бик бәхетле. Нинди генә сорау булмасын, иң башта якыннарым белән сөйләшәм, ахырдан төпле киңәшкә әтигә мөрәҗәгать итеп, аның фикерен сорыйм. Әти һәрвакыт үз гаиләсе, коллективы, туганнары өчен яши. Әни безнең җылы ояны саклаучы, әти ныклы диварыбыз, саклаучыбыз, таянычыбыз.
Ул – зур галәм кебек, аның иң якын кешесе булсам да, шәхес буларак эчке дөньясын әле дә белеп бетермим. Җир кешесе, җитәкче, әйдәп баручы һәм шул ук вакытта галәмдә очып йөрүче язучы, фәлсәфәче. Ике дөнья бер әтигә ничек сыя алган, шуңа аптырыйм. Әти журналистикада 1983 елдан бирле. Тел, балалар өчен искитмәле зур эшләр башкаручы шәхес. Татар тарихында беренче тапкыр кечкенә балалар өчен “Салават күпере” журналын оештырып, аны 36 ел буе җитәкләве күп нәрсә турында сөйли. “Салават күпере” журналы кечкенә балаларның бердәнбер басмасы, тел сакчысы. Журналга баш мөхәрир итеп билгеләгәндә аңа 29 яшь була.
Әти җитәкче кеше буларак, матбугатның төрле чорларын үтте. Нинди генә авыр хәлләр килеп туса да, юлларын табып, җитәкчеләр белән берлектә проблемаларны чишә алды. Ул балалар өчен дистәләгән китаплар чыгарган кеше дә. Шул ук вакытта җиде төрле газета нәшер итүче дә. 25 ел дәвамында “Сәхнә” журналын чыгарып килә. Әти гомере буе тел сагында. Бу яктан безгә дә таләпчән булды. Энем дә, мин дә өйдә фәкать татар телендә генә сөйләштек, Казанның 155нче татар гимназиясендә укыдык.
Татарча китаплар укып үстек. Энем белгечлеге буенча икътисадчы, иҗат өлкәсен сайламаса да, туган телне яхшы белә, улы белән бары тик татар телендә сөйләшә. Икебез дә балаларыбызга татар телендә китаплар укытабыз. Һөнәрне дә әти безгә үзе сайлады. Әти киңәшен тотып, үз урыныбызны таба алдык. “Салават күпере”ндә 17 ел эшлим, шуның ун елын әти кул астында эшләдем, Хөснияр мәктәбен тулысынча үттем. Әни миңа холкың белән әтиеңә ошагансың, ди. Без бер-беребезгә идеяләр әйтеп, бәхәсләшкән чакларыбыз да бар.
Тик эшкә килгәч, “кызым” дип кочаклап алуы әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Безнең әти биш балалы гаиләдә үскән. Аларның бер-берсенә булган мөнәсәббәте, ярдәмләшеп яшәүләре бик күпләргә үрнәк. Әти туганнары өчен дә таяныч. Ул миңа, кызым, син бәхеткә лаек, дип әйтеп тора. Аның бу сүзе колагымда чыңлап, тормыштан бары уңай якларны гына эзләп, ул кушканча бәхетле булырга тырышам. Инде үзем дә ике бала әнисе. Үз балаларымны әти-әнием үрнәгендә милли җанлы, игелекле балалар итеп тәрбия бирәсем килә.
Тагын бер зур теләгем, татар халкына хезмәт иткән язучыларны, журналистларны үзләре исән чакта олыласыннар, үлгәч кенә даһилыгын сөйләнмәсеннәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар