16+

Яңа ел табынына каз пешерүнең 3 төрле ысулы

Алмалар тутырып пешерелгән каз.

Яңа ел табынына  каз пешерүнең 3 төрле ысулы

Алмалар тутырып пешерелгән каз.

Бу ысул белән казны пешерү өчен әчерәк 3 алма, 2 аш кашыгы бал, 50 мл зәйтүн мае, 0,5 лимон, 1 баш сарымсак, 3 чәй кашыгы тәмләткечләр катнашмасы, 3 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 3 чәй кашы тоз кирәк була.

Тәмләткечләрне барысын бергә кушып, шул катнашманы казның бөтен җиренә сөртеп чыгарга.
Казны салкынча урынга бер тәүлеккә маринадлансын өчен куеп торырга. Аннан соң тоз, зәйтүн мае, вак угыч аша чыгарылган сарымсак сөртеп, тагын бер сәгать тотарга.

Алмаларны юып, 4 өлешкә бүлергә. Аларның урта өлешен алырга.
Алмалар өстенә  лимон согы сыгарга һәм аларны каз эченә тутырырга.
Казның тишек өлешен тегеп, фольгага төрергә.

Духовканы 200 градуска кадәр җылытып, 1 сәгать пешерергә. Аннан духовканы 180 градуска куеп, 1,5 сәгать дәвамында  пешерергә. 2,5 сәгать вакыт узганнан соң фольганы ачарга, казны бал һәм каздан бүленеп чыккан май белән “коендырып”, 160 градуста тагын 30 минут пешерергә. 

Әфлисун белән пешерелгән каз
Кирәк булачак: 1 каз, 5 әфлисун, 2 аш кашыгы бал, 3 аш кашыгы соя соусы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы паприка тәмләткече.
Соя соусы, бал, тәмләткечләр һәм бер әфлисун согын бергә кушып бутарга.
Әлеге маринадны казга ышкып, салкынча урында 6 сәгать тотарга.
Калган әфлисуннарны әрчеп, ак өлешләрен алырга. Һәр әфлисунны 4-5 кисәккә бүлергә.
Казны цитрус белән тутырып, аскы өлешен тегәргә. Ризыклар пешерү өчен кулланыла торган махсус пакетка (рукав - рус. ) тыгып, казны 220 градуска кадәр җылытылган духовкада 2 сәгать пешерергә. Аннан пакетны кисеп, каздан чыккан майны кош ите өстенә әйбәтләп сибәргә һәм казның өсте алтынсу төскә кергәнче 1 сәгать чамасы пешерергә.

Булгур һәм йөзем белән пешерелгән каз
Мондый ысул белән пешергәндә, булгурга каз мае сеңә һәм ул сусыл, йомшак була. 
Булгур һәм йөзем белән каз пешерү өчен 1 каз, 250 гр булгур, 150 гр аксыл төстә йөзем, 3 аш кашыгы барбарис, 2 суган, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы атланмай, тәменчә тоз, борыч кирәк. 
Казны юып, тоз, борыч, вакланган сарымсак белән ышкырга һәм бер тәүлеккә салкынча урынга куярга. 
Булгурны пешерергә. Суганны вак итеп турап кыздырырга. 
Йөземне юып, булгур, суган һәм барбарис белән бергә кушып бутарга. 
Казга әлеге катнашманы тутырып, аскы өлешен тегәргә. 
Балны үсемлек эретелгән атламай белән кушып бутарга һәм шуны казга сыларга. 
Духовканы 180 градуска җылытып, казны 2-2,5 сәгать пешерергә. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading