16+

Япон ризыгы ролл һәм суши: кемгә зыянлы?

Халык арасында бик популяр булган ролл һәм сушиларны бар кешегә дә ашарга киңәш ителми.

Халык арасында бик популяр булган ролл һәм сушиларны бар кешегә дә ашарга киңәш ителми.

Мисал өчен, шикәр диабеты, гастрит, холецистит, панкреатит, кискен инфекция авырулары һәм ашказаны белән бәйле башка төрле авырулардан интегүчеләргә әлеге ризыкны ашарга ярамый.

Белгечләр искәртүенчә, Япониядә сушины чи былыктан әзерлиләр. Ә бездә исә, диңгездән ерак яшәү сәбәпле, мондый мөмкинлек юк. Балык күп очракта туңдырылган була.  Озак торган балыктан ясалган ризыкта (температура режимы  дөрес салкланмаса бигрәк тә) бактерияләр үрчи.   
Моннан тыш, дөрес сакланмаган балыкта аксым таркала башлый. Ә гистидин аминокислотасыннан гистамин барлыкка килә. Бу матдә гистамин псевдоаллергиясе китереп чыгарырга мөмкин.  

Потенциаль яктан термик эшкәртелмәгән теләсә кайсы балык та куркыныч. Әгәр дә сез балыкны үзегез тозлап ашарга яратасыз икән, 2-3 көннән соң ашый күрмәгез. Бактерияләр һәм паразитлар үлсен өчен балык кимендә 12-14 көн тозланырга тиеш, ди белгечләр. 

Суши һәм ролларны әзерләү технологиясен бозганда, сыйфатлы продуктлар кулланмаганда агулану һәм гельминтоз (гельминт суалчаннарның организмга зыян салуы) белән авыру очраклары килеп чыгуы бар.   

Суши һәм ролл ясау өчен кулланыла торган балыкта, диңгез продуктларында һәм соя соусында бик күп тоз бар. Ул гипертония үсешенә, бөер һәм буыннар авыруына китерүе ихтимал. 

Моннан тыш, балык һәм диңгез продуктлары үзләре яши торган тирәлектәге токсиннарны туплый. Бу да организмга зыянлы.  
Әгәр суши яисә ролл ясагансыз яисә сатып алгансыз икән, аны суыткычта бер тәүлектән дә артык сакларга киңәш ителми.

Айсылу Хәсәнова әзерләде
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading