Организм язга таба хәлсезләнә, ә моны булдырмас өчен, безгә солы, кабак, имбир һәм балан ярдәмгә килә.
Бер стакан чистартылмаган солы һәм ике аш кашыгы гөлҗимешне термоска салабыз, өстенә литр ярым кайнар су агызып, төнгә калдырабыз. Көн дәвамында ике-өч тапкыр яртышар стакан эчәбез. Солы белән гөлҗимеш янына кара җимеш, күрәгә, өрек тә салырга була.
300-400 гр кабак йомшагын эре угычта уабыз да 300 гр бал һәм иттарткыч аша чыгарылган 2-3 лимон кушып болгатабыз. Катнашманы суыткычта саклыйбыз. Иртән берәр аш кашыгы кабып куябыз.
Имбир тамыры кисәген (6-8 см) вак угычта уабыз, өстенә бер литр кайнар су агызабыз. Кабыгы белән уылган лимон һәм тәменчә бал да кушабыз. Көненә өч тапкыр 250шәр мл эчәбез.
Ике чәй кашыгы киптерелгән алтынбаш үләненә 250 мл кайнар су салып, биш минут төнәтәбез. Пычак очы күләмендә генә алып, уылган тома балавыз салып болгатабыз. Суынгач, көненә өч тапкыр ашарга бер сәгать кала 250шәр мл эчәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар