Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасы булды. Биредә «Апуш» татар балалар театр студиясе Республика данын яклады.
Скопировать ссылку

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең финалына Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль чыккан идек. 27 март – Халыкара театр көнендә алар арасында онлайн форматта тавыш бирү этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Без» төркеме берьюлы 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше» һәм «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинацияләрендә җиңү яулады.
Комментарийлар