16+

Йөзек кия беләсезме?

Этикет кагыйдәләре буенча, бриллиант кашлы йөзекләрне кичке образлар беән генә кияләр.

Йөзек кия беләсезме?

Этикет кагыйдәләре буенча, бриллиант кашлы йөзекләрне кичке образлар беән генә кияләр.

Джинс чалбар һәм свитер белән көндез бриллиант кашлы йөзек кию урынсыз санала. 
Төрле металлдан эшләнелгән һәм төрле төсле ташлардан ясалган йөзекләрне бер кулга кию дә килешми.
Тырнакларыгыз артык ачык төскә буялган булса, төсле һәм зур йөзекләр, зур кашлы йөзекләр кимәгез. Кулыгыз визуаль рәвештә “авырая”. 

Бер бармакка әллә ничә йөзек кию шулай ук кагыйдәләргә туры килми. 
Имән бармакка йөзек киясегез килә икән, геометрик бизәкле нәзек йөзек сайлагыз. 
Яшь кызлар һәм ханымнарга кечкенә кашлы, нәзек кенә йөзекләргә тукталырга киңәш ителә. Алар яшь тиренең нәфислеген ассызыклый. 

Әгәр дә кул бармаклары кәкре икән, киресенчә, зур кашлы йөзеккә өстенлек бирегез. 
Ә менә олырак яшьтәге апалар һәм ханымнарга, киресенчә, киң, зур ташлы йөзекләр алырга кирәк. Андый йөзекләр кулдагы кабарып торган тамырлардан, җыерчыклардан игътибарны читкә юнәлтергә ярдәм итә. 

Сүз уңаеннан, зур ташлы йөзекләр кулны визуаль рәвештә озынрак күрсәтә. Ә бармаклар озын булган очракта бер флангага ике йөзек кияргә дә була. Әмма бармаклар артык озын булганда озынча формадагы кашлы йөзекләр кимәү яхшырак. 
Таза кулларга өчпочмаклы яисә ассеметрик формалы кашлы йөзекләр кию кулларны ябыграк күрсәтә.

Баш бармакка йөзек кию — сезнең үзенчәлекле булуыгызны күрсәтә. Әгәр дә моның өчен киң йөзеккә тукталасыз икән, ташлы булмасын. 
Чәнти бармакта нәзек һәм ташсыз йөзек кенә кияләр. Киң һәм зур ташлы йөзекләрне ул бармакка кию урынсыз.
Ирләргә бер кулга ике йөзектән дә (аларның берсе туй балдагы) артык кияргә киңәш ителми. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading