16+

Иртәнге ашка – тәмле ботка

Дөрес туклану турындагы бәхәсләр тынмый.

Иртәнге ашка – тәмле ботка

Дөрес туклану турындагы бәхәсләр тынмый.

Сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар хәтта үзара да уртак фикергә килә алмый: иртән нәрсә белән тукланырга – ботка файдалымы, әллә соң иртән бер тәлинкә аш ашап куяргамы?

Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең югары категорияле диетологы Юлия Киселкова иртәнге меню турында үзенең киңәшләрен бирә.

Ботка
Иртән организмга углеводлар керү бик мөһим. Шуңа да төрле боткалар ашау кирәк. Файдалы элементлары күбрәк сакланып калсын өчен, пешерер алдыннан, ярманы 1-2 сәгать җылы суда җебетеп алу яхшы. Манныйга караганда, карабодай, солы, тары боткаларына өстенлек бирегез. Тиз арада әзерләнә торган «биш минутлык» боткаларга кызыкмагыз.

Эремчек
«Сырок»ларда эремчек бөтенләй юк дисәң дә була, аны ГОСТ таләпләренә туры килми дип танучы галимнәр дә бар. Шуңа килолы эремчек ашарга киңәш ителә.

Морс, компот
Термоэшкәртү узган пакеттагы сокларга караганда, җиләк-җимеш морслары, үзең кайнаткан компотлар күпкә файдалырак.

Җиләк-җимеш
Җиләк-җимеш никадәр ерак җирдән кайтартылган булса, ул шулкадәр күбрәк химик матдәләр белән эшкәртелгән. Андый ризыкны без «үле» дип тә атыйбыз, ягъни анда файдалы витаминнар бик аз калган була. Шуңа да экзотик җимешләргә караганда, үзебездәге яшелчә, җиләк-җимешләр өстәлегездә күбрәк булсын.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading