Кәбестәне чәчәр алдыннан әлеге киңәшләрне истә тотыгыз
Кәбестәне чәчкәндә, аның орлыгын чәчеп, тишелеп чыкканчы ун-унике көн үтәчәген истә тотыгыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кәбестәне чәчкәндә, аның орлыгын чәчеп, тишелеп чыкканчы ун-унике көн үтәчәген истә тотыгыз.
Үсентесе чыгып, туфракка чыгарып утыртканчы, 50-55 көн узарга тиеш. Иртә өлгерешлесен бакчачылар март башында ук чәчте. Урта өлгерешлесен апрельнең 25ләренә кадәр утыртасы була. Соң өлгерешлесен дә апрель ахырларында чәчәргә була.
Кайсы яхшырак?
Теплица өчен кибетләрдә хәзер нинди генә материаллар сатылмый. Аларның һәрберсенең үз уңай һәм тискәре ягы бар. Ак төстәге үтәкүренмәле полиэтилен пленка яктылыкны үткәрә, җилдән саклый. Әмма шул ук вакытта ул һава үткәрми. Шуңа да теплицаны гел җилләтеп торасы була. Пленка өстендә конденсат җыела һәм ул гөмбәчекләр барлыкка китерә. Тагын бер тискәре ягы – полиэтилен фәкать бер генә ел хезмәт итә.
Эчендә һава булган куыклы пленканы одеял дип тә әйтергә була. Ул, гадәти пленкага караганда, җылылыкны 20-30 тапкырга күбрәк саклый. Андый каплагыч астында яшелчәләр өч-дүрт атнага иртәрәк өлгерә, уңышы да яхшы була.
Каплагыч хезмәтен үти торган кара төстәге пленка астында дымлылык югарырак була. Аның астында чүп үләннәре дә үсеп азапламый.
Поликарбонат җылылык үткәрмәү ягыннан өч катлы тәрәзә рамы белән ярыша ала. Аның тышкы махсус бер катламы ультрашәмәхә нурлардан саклый. Ул сезгә 15-20 ел хезмәт итә ала.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
“Кайнар телефон” тартуны ташлата
-
#Кыскача яңалыклар
Июньдә нинди кануннар үз көченә керәчәк?
-
#Җәмгыять
Чү, җәмәгать, ЦУМда әллә төзиләр, әллә җимерәләр
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
Комментарийлар