16+

Капчыкларны кая куярга?

Күз астындагы капчыкларга без, гадәттә, арыганлык яки йокы туймау билгесе итеп карыйбыз. Әмма ул нинди дә булса җитди авыру турында да сөйләргә мөмкин. Йокы вакыты турында профессор Павлов: «Сәламәт булыр өчен, 8 сәгать эшләргә, 8 сәгать ял итәргә һәм 8 сәгать йокларга кирәк», - дигән. Тик бөтен кеше дә ул...

Капчыкларны кая куярга?

Күз астындагы капчыкларга без, гадәттә, арыганлык яки йокы туймау билгесе итеп карыйбыз. Әмма ул нинди дә булса җитди авыру турында да сөйләргә мөмкин. Йокы вакыты турында профессор Павлов: «Сәламәт булыр өчен, 8 сәгать эшләргә, 8 сәгать ял итәргә һәм 8 сәгать йокларга кирәк», - дигән. Тик бөтен кеше дә ул...

Күз астындагы капчыкларга без, гадәттә, арыганлык яки йокы туймау билгесе итеп карыйбыз. Әмма ул нинди дә булса җитди авыру турында да сөйләргә мөмкин.
Йокы вакыты турында профессор Павлов: «Сәламәт булыр өчен, 8 сәгать эшләргә, 8 сәгать ял итәргә һәм 8 сәгать йокларга кирәк», - дигән. Тик бөтен кеше дә ул режимны саклый алмый. Белгечләрнең әйтүенчә, хәзер кешеләр, соңгы ун елга караганда, сәгать ярымга азрак йоклый. Ә монда төп гаеп, белгәнегезчә, компьютерда һәм телевизорда. Бер урында озаклап утыру организмдагы кан әйләнешен акрынайта. Төне буе компьютер каршында оеп, ике генә сәгать йокы күргән кешенең күз астында капчыклар барлыкка килү гадәти хәлгә әверелә. Урын-җирнең нинди булуы да мөһим. Йомшак һәм сыгылып беткән диван шулай ук капчык «күтәртеп куя». Ә аны булдырмас өчен, каты урында йокларга кирәк. Әгәр дә инде урын-җире дә дөрес сайланып, кирәгенчә 8 сәгать йоклап та, капчыклардан котылып булмаса, проблеманы башка җирдән эзләргә кала.
Күз астындагы капчыклар нәселдән дә килергә мөмкин. Гаиләдән килгән «мирасны» биттән «сөртеп алу» өчен, хирургия юлын сайларга кала.
Күз астындагы капчыклар олыгайгач кына да барлыкка килә ала. Шул ук компьютер каршында утырмыйча, йокы туйганчы йоклап та күзәтелсә, җитди авыруны эзләргә кала. Ул бөер авыртканнан да булырга мөмкин. Йөрәгегезне тикшертсәгез дә артык булмас. Капчыклар барлыкка килүдән тыш, башыгыз еш авыртса да, уйланырлык нигез бар.
Йөзегездәге үзгәрешләрдән котылу өчен, организмыгызга карата игътибарлы булу да җитә. Әйтик, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, файдалы ризык кына ашарга, йокы туйганчы йокларга, ачык һавада булырга һәм, ниһаять, гел елмаеп яшәргә. Актив һәм тормыштан канәгать кеше һәрвакыт матур күренә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading