16+

Кетчуп белән маринадланган кыяр

Кирәк булачак: 2 кг вак кыяр, 5 тырнак сарымсак, 1-3 шт лавр яфрагы, 5 шт түгәрәк кара борыч, 1 чәй кашыгы горчица.

Кетчуп белән маринадланган кыяр

Кирәк булачак: 2 кг вак кыяр, 5 тырнак сарымсак, 1-3 шт лавр яфрагы, 5 шт түгәрәк кара борыч, 1 чәй кашыгы горчица.

3 литрлы банкага маринад өчен: 1,2 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 100 мл 9 процентлы аш серкәсе, 100-150 мл кетчуп кирәк була. 
Кыярларны юып, 6 сәгатьтә салкын суда калдырыгыз.бу вакыт эчендә суны 2-3 тапкыр алмаштырырга тырышыгыз. 
Сарымсакны әрчеп, вак итеп турагыз һәм банка төбенә тутырыгыз. Лавр яфрагы,  борычны да шунда өстәгез. 
Кыярларны банкага яхшылап тутырыгыз. 
Маринад әзерләгез.  Килеп чыккан рассолны кыяр өстенә агызыгыз. 
Банка өстенә капкач куеп, 15 минут стерильләштерегез һәм капкачларны каплап куегыз.

Айсылу Хәсәнова әзерләде

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading