16+

Киңәш-табыш: чәйнектәге юшкынны бәрәңге кабыгы бетерә?

Кайбер рецептларда еш кына уылган бәрәңге кулланыла. Мәсәлән, коймак әзерләгәндә. Ул каралмасын өчен, бәрәңгегә бераз кайнар сөт өстәргә кирәк.

Киңәш-табыш: чәйнектәге юшкынны бәрәңге кабыгы бетерә?

Кайбер рецептларда еш кына уылган бәрәңге кулланыла. Мәсәлән, коймак әзерләгәндә. Ул каралмасын өчен, бәрәңгегә бераз кайнар сөт өстәргә кирәк.

Ботка тизрәк пешсен өчен, аны акрын гына болгатырга кирәк. Тизрәк болгаткан саен, ул озаграк пешәчәк.

Фасольны йомшак булганчы пешерергә кирәк. Каты фасольдә организм өчен зыянлы матдәләр бар. 

Суган чистарткач, кулдагы исне су һәм аш серкәсеннән ясалган катнашма юып бетереп була.

Пешкәндә йомырка ватылмасын һәм агы агып чыкмасын өчен, суга 1-2 аш кашыгы аш серкәсе салырга кирәк.

Аш бүлмәсендәге сасы истән әфлисун яки лимон кабыкларын яндырып котылырга мөмкин. Ә суыткычтагы исне бетерергә активлаштырылган күмер яки кулланылган чәй пакетлары ярдәм итәр. 

Ипи савытын 9 процентлы аш серкәсе белән сөртеп алу, андагы исне дә, күгәрекне дә бетерер. 

Чәйнектәге юшкыннан котылу өчен, бәрәңге кабыгы салып кайнатыгыз. 

Йоклар алдыннан, аякларыгызны салкын су белән юыгыз. Болай эшләү тизрәк йоклап китәргә һәм чыныгырга ярдәм итәчәк. Кан тамырлары һәм капиллярларга да файдасы тиячәк. 

Әгәр киемнәрегезне көя күбәләгеннән саклыйсыгыз килә икән, шкафка яран гөл яфраклары куегыз. Әфлисун кабыклары бу бөҗәкләрдән сакламый.

Алтын бизәнү әйберләрен 5 минутка баллы суга салып торсагыз, алар тагын да ялтырабрак китәр.

Фото: https://pixabay.com/ru

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading