16+

Куакларны ашларга соңлама

Җиләк-җимеш куаклары кинәнеп үсеп китеп, көзгә мул уңыш өлгертә алсын өчен, аларга бүгеннән үк ярдәм күрсәтү зарури. Карлыган белән крыжовник бөреләре бик иртә уяна. Язга чыгуга, аларга туклыклы матдәләр бик күп кирәк була башлый.

Куакларны ашларга соңлама

Җиләк-җимеш куаклары кинәнеп үсеп китеп, көзгә мул уңыш өлгертә алсын өчен, аларга бүгеннән үк ярдәм күрсәтү зарури. Карлыган белән крыжовник бөреләре бик иртә уяна. Язга чыгуга, аларга туклыклы матдәләр бик күп кирәк була башлый.

Ашлыйбыз
Үсемлекләр витаминнарны, органик һәм минераль матдәләрнең төп өлешен туфрактан алганлыктан, куакларны утыртканда чокыр төбенә черемә, көл, комплекслы минераль ашламалар салып калдырабыз. Әмма ул мая күпкә җитми. Уңыш бирә торган куакларыбызны даими сугарсак, сезонга 3-4 мәртәбә тамырдан тукландырсак, оттырмабыз. Әгәр кәүсә әйләнәсендәге канауга үлән төнәтмәләре, минераль ашлама эремәләре кертсәк, ачытылган тавык, сыер тиресен су белән сыеклап сипсәк, яфракларына, сабакларына микроэлементлар бөркесәк, җимешләр күпләп яралыр, тизрәк өлгерер, эре, сусыл, витаминнарга бай булыр. Сау-сәламәт куакларга корткычлар артык зур зыян салмас. 

Корткычлар да уяна
Карлыган белән крыжовниклар кар астыннан эреп чыгуга, мартның унбишләрендә үк, аларны шау кайнар су белән баштанаяк коендырып, куакта яшеренеп кышлаган гөблә йомыркаларын юк итәбез. Һәр ботактагы бөреләрне җентекләп тикшереп чыгабыз. Карлыган куагында кайбер бөреләр башкаларыннан күпкә эрәеп, түгәрәкләнеп, роза чәчәге рәвешенә кергән булса, аларның эчендә бик мәкерле корткыч – бөре талпаны колониясе кышлаган дигән сүз. Мондый бөреләрне, кәкрәйгән вак ботакларны кичекмәстән кисеп алып яндыру мәҗбүри. Төпләренә фитоверм сибәбез. Гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү йөзеннән, ай азагында өсләренә 1 процентлы бордос сыекчасы бөркергә кирәк.
Яшел конус чорында – бөреләре яшел төскә кергән, әмма әлегә ачылмаган вакытта, яңа гына уянып чыгып, бөреләрне тишкәләргә, кимерергә керешкән корткычларга каршы “Профилактин” белән эшкәртәбез. Куак төбендәге туфракка яшеренеп кышлаган төрле корткычларның личинкалары җир өстенә чыгып зыян салмасын өчен, төпләренең әйләнә-тирәсенә калын итеп черемә яки компост, торф, иске пычкы чүбе таратырга, һичъюгы картон тезеп чыгарга кирәк икәнлеген онытмыйк.

Кайбер яшь карлыганнарның, су сибүгә карамастан очлары шиңеп, аска таба салына, яфраклары корый башласа, аңа күбәләк корты йомырка салган, гусеницасы ботакның үзәгенә кереп урнашып, эчтән ашап куакка зарар сала дигән сүз. Мондый ботакларны төптән үк кисеп яндырмыйча булмый.

Кисмән күбәләге яфрак асларына салган йомыркалардан чыккан гусеницалар, чарасын вакытында күрмәсәк, сары крыжовник куагын ялангач калдырып, яфракларын тулысынча ашап бетерәчәк. Карлыган белән крыжовникның уртак дошманы - утчыл күбәләкнең гусеницалыр исә җиләкләрне тишеп кереп сутын суыра. Әгәр карлыган яфраклары кабара, кызара башласа, галлица корткычын юк итү өчен, яфракның астын - өстен чылатырлык итеп, куакларны фитоверм эремәсе белән эшкәртәбез. Әлеге максаттан аш содасы, гәрчич оны, тәмәке тузаны, яшел сабын, кер сабыны, көл төнәтмәсе, сарымсак сыгынтысы, канлы үлән кулланучылар бар.

Тукландыру
Куакларны беренче мәртәбә тукландырганда азотлы ашламаларга өстенлек бирү мөһим, чөнки бу чорда яшел масса – яфраклар, сабаклар көчле үсеш ала, кышкы йокыдан уянган карлыган белән крыжовникта яңа эшче тамырлар ярала башлый. 2 аш кашыгы сидекчәне 10 л суда эретеп, яшь куакның төбенә, кәүсәсе әйләнәсенә сибәргә кирәк. Кәүсәсе яхшы формалашкан 4-5 яшьлек куакларга 25 мл сидекчә җитә, дип язалар.

Апрельдә сибү өчен комплекслы органик ашламаларның иң отышлысы – тавык яки сыер тизәге ачыткысы. Шуңа агач көле өстәп җибәрсәк, туфракны макро һәм микроэлементлар белән баетырбыз. 

Куакларның тамыр системасын ныгыту өчен, язын 30 г сидекчәне, 20 г бакыр купоросын, 2 г марганцовканы үзара катнаштырып, 10 л су белән сыеклап төпләренә сибүчеләр бар.

Май уртасында минераль комплекслы ашлама кертү отышлы. 1 стакан аммиак селитрасын, 3 стакан суперфосфатны, 1,5 стакан хлорлы калийны 10 л суда тулысынча эретеп бетергәч, 1:1 нисбәтендә су белән сыеклап, 4 куакка бүлеп, кәүсә әйләнәсендәге канавына сибәбез. Кичтән куакларның яхшылап сугарылган булуы мөһим.

Куаклар чәчәккә бөреләнгән чорда, 5 мл бор кислотасын 10 л суда эретеп, яңырландырып өсләренә бөркибез. Әлеге максаттан Бутон, Завязь кебек җимшәннәр формалаштыруга махсуслашкан препаратлар кулану кулай. 

Минераль ашламаларны июньнең беренче ункөнлегендә кертәбез. Карлыганнарыбыз эре, татлы булсын өчен, куаклар чәчәк ата башлаган чорда өсләренә сыек марганцовка эремәсе бөркү тиеш. Бу рәвешле эшкәртү бары тик кояш батканнан соң яки болытлы көндә генә рөхсәт ителә, чөнки кояш нурларының эшкәртелгән юеш яфракларны яндыруы мөмкин. Әлеге җәһәттән куакларны калий гуматы яки кальций селитрасы белән тамырдан ашларга була. 

Шәхсән үзем кыш буе җыеп киптереп барган бәрәңге кабыкларын ваклап, язга чыккач карлыган төпләренә күмеп чыгам. Җимешләре бик эре була. Бәрәңге кабыкларын он кебек итеп тарттырып, су белән сыеклап, куак өсләренә бөркесәң, күгәрек, ончыл чык, антракноз, соры черек чирләрен алдан кисәтә, галлицага, җимешкисәр, гөблә кебек корткычларга каршы торырга булыша, дип санаучылар бар.

Җимешләр өлгерә башлагач, сугарганнан соң, куак асларына көл сибеп, төпләрен йомшартып җибәрәм. Уңышны җыеп алгач, куакларны бик әйбәтләп сугарып, 15 сентябрьгә чаклы һәр куакны 15-30 г хлорлы калий белән тукландырсак, крыжовникның вируслы, бактериаль, гөмбәчек чирләренә каршы тору сыйфаты арта, иммунитеты ныгый.

Куак төпләрен йомшартып, октябрьдә һәркайсына 3-5 кг компост яки черемә таратып калдырсак, тамырлары туклыклы матдәләргә баер, крыжовникларыбыз кышны җиңел кичерер. Көздән карлыган төпләренә 20 шәр грамм ачы күкертле калий, 50 г суперфосфат эретеп сибәбез. Су белән сыеклатып, ачытылган тавык тизәге, сыер тиресе кертү бик файдалы. Бу туклыклы ашламалар бер үк вакытта корткычлардан саклану чарасы да. Ашламаларны үзең әзерләү мөмкинлеге булмаган очракта, Нитрофоска, Полигро Универсал, Микро Микс кебек комплекслы ашламаларны кибеттән сатып алып кулланырга була. 

Хәмидә Гарипова

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading