Татарстанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар 2026 ел – Россиядә халыклар бердәмлеге елы, ә республикада 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә оештырыла.
Сугыш уты – хәтер яктылыгы
– Җиңү көне – Россиядә олы бәйрәм. Аны һәр гаиләдә билгеләп үтәләр, чөнки һәр гаилә сугыш вакыйгалары белән бәйле, туганнарын искә алалар. Татарстанда Җиңү көненә багышланган чаралар инде бара. Белоруссиянең сәнгать осталары шушы көннәрдә Казанда “Һәр өченче” концерт-реквиемы күрсәтте. Белоруссия белән берлектә эзләнүләр алып барыла, җир астыннан солдат медальоннары һаман табыла тора. Бөек Ватан сугышы елларындагы шикелле халык бердәмлеге бүген дә саклана. Татарстанлылар махсус хәрби операциягә теләктәш, гуманитар ярдәм колонналары әледән-әле җибәрелә. Казанда 8 майда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачыла, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Тормышлары Татарстан белән бәйле 353 Советлар Союзы Герое ачыкланган, шуларның 185е республиканың үзендә туган кешеләр.
– Татарстаннан 35 кеше Россия Федерациясе Герое, махсус хәрби операциядә 17 татарстанлы Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды инде. Алар белән горурланабыз. Казан белән Яшел Үзән шәһәрләре – Хезмәт даны шәһәре исемен йөртә. Чистайга да шушы мактаулы исемне алу буенча чаралар күрелә. Без дәһшәтле елларны хәтердә сакларга, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә 9 майда гына түгел, ә һәрдаим кайгырту күрсәтергә тиешбез. Казанда салют бирелә, ләкин аерым кешеләр салют аттырмасын иде, – диде Ләйлә Фазлыева.
Без әле исән идек...
Татарстанда 2026 елда 5 534 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә, шулардан фронтовиклар – 92. Сугыш инвалидлары – 21, Ленинград блокадасын кичергәннәр – 64, балигъ булмаган вакыттагы тоткыннар – 77 кеше. Тыл хезмәтчәннәре – 5 301, сугышта катнашканнарның тол калган хатыннары – 1 017. Ун ел элек әлеге саннар 10 мәртәбә күбрәк булган.
– Сугыш ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент ташлама каралган. Шул ук күләмдәге ташламадан су һәм шәһәр яны транспортында йөргән өчен дә файдаланалар. Теш протезы бушлай ясап бирелә. Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ай саен акчалата компенсация түләнә. Татарстан Рәисе исеменнән сугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан азык-төлек тупланмасы тапшырылачак. Барлыгы 19,1 мең сугыш ветеранына федераль үзәктән торак шартларын яхшыртуга ярдәм күрсәтелде, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Ватанпәрвәр яшьләр
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры вазифаларын башкаручы Владислав Усанов белән мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләгәнчә, яшьләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә.
Республикада 67 эзтабарлар отряды эшли, аларда 1 200 кеше катнаша. “Кар десанты” егетләре белән кызлары ветераннарга булышлык күрсәтә. Мәктәп укучылары ветераннар яшәгән йортлар каршында кечкенә концертлар куя. “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә яшьләр ватанпәрвәрлек рухындагы җырлар башкаралар, спектакльләр уйныйлар. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Казанда күргәзмә оештырылган. Хәзер әлеге күргәзмә Татарстан шәһәрләре буенча күченеп йөри. Музейлар сугыш темасына махсус экспозицияләр тәкъдим итә.
Казан салют бирә
– Татарстан башкаласында Җиңү көненә багышланган чаралар инде бара. Предприятиеләр һәм учреждениеләр һәйкәлләргә чәчәкләр китерә. Меңъеллык мәйданында 9 майда парад уздырыла, хәрби техника катнашмаячак. Быел хәрби техника күргәзмәләре генә оештырыла. “Үлемсез полк” йөреше 15.00 сәгатьтә башлана, аның өчен элеккеге маршрут урамына 12.00 сәгатьтә җыела башларга кирәк. Казанда 22.00 сәгатьтә Бөек Җиңү хөрмәтенә салют бирелә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин искәрткәнчә, парадка һәм “Үлемсез полк” йөрешенә үзең белән пластик савытта су алып килергә ярый.
– Дарулар, пыяла савытта сыекчалар, аракы, очучысыз очу аппараты, самокат, велосипед, эт алып килү тыела, – диде Марат Фәтхуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар