16+

Блогер Рамилә Антонова: «Язылучыларым минем белән бергә иремне көтә...»

Блогер, шигырьләр язучы Рамилә Антонованың ире Вилдан дүрт ел дәвамында махсус хәрби операциядә. Ул бүгенге көнне интернет киңлекләрендә блогер буларак популярлашып килә. Шулай ук шигырьләр дә яза.

Блогер Рамилә Антонова: «Язылучыларым минем белән бергә иремне көтә...»

Блогер, шигырьләр язучы Рамилә Антонованың ире Вилдан дүрт ел дәвамында махсус хәрби операциядә. Ул бүгенге көнне интернет киңлекләрендә блогер буларак популярлашып килә. Шулай ук шигырьләр дә яза.

-    Рамилә, ирең Вилдан батырларча махсус хәрби операциядә катнаша. Ул үз теләге белән киткән идеме?
-    Ул мобилизациянең беренче агымына эләкте. Без гаиләбез белән ялдан кайткан гына идек. Ул вакытта улыбыз Илназга 5 яшь иде, кызыбызга әле бер яшь кенә тулган иде. Мобилизация безне читләтеп үтәр кебек иде. Без ялдан кайткач, нәкъ икенче көнне иремне алып киттеләр. Шуннан соң тормышыбыз 360 градуска үзгәрде дә куйды. Балалар белән бер үзем торып калдым. Әле Инзилә дә кечкенә иде бит. Артык депрессиягә бирелмәс өчен, якын дустымны ярты елга үзебезгә яшәргә чакырдым. Әле ярый ул, әти-әниләребез, абыйларым янымда булды. Хәзер дүрт ел булды инде менә. Иремнең башыннан ни генә үтмәде... Ике ел элек әти-әнисе бер-бер артлы китеп барды. Инзиләнең дә ничек үсүен күрми калды. Ул киткәч, үз кулымнан бер эш килмәде. Шигырьләр язып кына үз күңелемне юаттым. 

-    Ирең белән аралашырга мөмкинлек бармы?
-    Көн саен аралашмасак та, сөйләшү кайчагын татый. Ул еракта булса да, гел мине, балаларны сөендереп торырга мөмкинлек таба. Әле менә күптән түгел генә миңа чәчәк бәйләмнәрен китертте. Без үзебез дә ай саен аңа кирәк-яраклар, киемнәр җибәреп торабыз. Без җибәргәннәрне ирләребезнең кулларына илтеп тапшырган волонтерларга рәхмәт! Балалар әтисенә дип рәсемнәр, апликацияләр ясый. Ул балаларның шушы бүләкләре белән юана инде.

-    Яллары буламы? Аның берниичә көнгә булса да кайтуын зарыгып көтәсеңдер.
-    Әйе, кайткалый. Менә тагын җәй башында кайтырга тиеш. Төгәл әйтеп тә булмый бит. Ул җәрәхәт алган иде, операцияләр аша узды. Снаряд төшкәнен күргәч, алар иптәше белән агач төбенә сикергәннәр. Ә агач төбендә зур бер таш яткан, һәм аның тез капкачы сынган. Хәзер дә аксап һәм таякка таянып кына йөри. Ул кайткач, миңа да, балаларга да бик рәхәт. Без, ул яныбызда булганда, үзебезне җир шарындагы иң бәхетле кешеләр кебек хис итәбез. Аксыймы ул, аксамыймы – барыбер. Әмма, ул киткәч, мин үземнең кулда тотсам да, балаларга авыр булып кала. 

-    Ир назы җитмидер...
-    Хәзер өйрәнелгән инде. Гаилә, мәхәббәт, хөрмәт менә шушындый сынаулы чакларда сынала да инде. Ирләре операциядә булып, монда кояшлы тыныч илдә шуларга хыянәт иткән хатыннарны аңламыйм инде мин... Башка сыймаслык хәл. Барысы да тәрбиядән килә. Безнең әти-әниләр менә хәзер тигезлектә картая. Шуннан да зур бәхет юктыр бу дөньяда.

-    Вилдан белән ничек танышкан идегез?
-    Ирем – күрше авыл егете. Ул, армиягә киткәнче, миңа язып караган булган, әмма мин аңа җавап бирмәгәнмен. Вилдан армия сафларыннан кайткан көнне без аларның авылына барган идек. Бу яз айлары иде. Шул көнне бераз аралашып алдык. Әмма без, аралашсак та, дустанә мөнәсәбәттә генә идек. Кыш көне аларның авылына баргач, миңа бер исерек абзый бәйләнгән иде. Шунда Вилдан, яныма килеп, мине яклады. Һәм безнең араларыбыз тагы да якынайды.

-    Шигырьләр язам, дисең. Популяр җырлар арасында да синең шигырьләрең бар бугай.
-    Әйе, Азат Фазлыев, Лилиана Ирназарова, Ришат-Айгөл Шәйхетдиновлар һәм башкалар башкара җырларымны. Язылганда, язам инде. Үзем дә әти-әниләрем багышлап җыр чыгардым. Шулай ук заказларга да шигырьләр язам. Без Вилдан белән өйләнешкәч, әле яшь гаилә булганда, бераз акча ягыннан проблемалар булгалаган иде. Шул вакытта мин акчага шигырьләр яза башладым. Әле хәтерлим әнием дә шигырьләрне акчага язуыны бик хуплап бетермәгән иде. Алар башкачарак тәрбияләнгән бит инде. Кем ни әйтер, диләр. Әмма рәхмәт я котлау сүзләрен шигырьгә салу да ансат эш түгел. Минемчә, һәр хезмәтнең бәясе булырга тиеш. 

-    Блогер буларак та популярлаштың кебек.
-    Мин үземне блогер дип санамыйм. Бераз төшерәм, тормышыбызны күрсәтәм. Язылучыларым минем белән бергә иремне көтә. Вилданның хәлен алар да сорашып тора. Аннан соң блог аша башка хатыннар белән дә таныштым. Без бер-беребезне юатабыз, кирәк чакта без бер-беребезгә терәк булабыз. Ирләрен махсус операциядән көтүче хатын-кызлар Татарстанда үз батальонын төзеде инде.  

-    Махсус хәрби операция булган якларга үзеңнең барганың юкмы?
-    Барганым юк, әмма бер мәлне шундый теләгем барлыкка килгән иде. Вилдан каршы булды. Сиңа мондагы дөньяны күрергә кирәкми, диде. 

-    Вилдан белән элемтәгә керә алмаган чаклар да булгалыйдыр.
-    Андый көннәр бик озак үтә. Вилдан, үзенең телефоны булмаса, иптәшләре аша берәр хәбәр бирергә тырыша. Без башка хатыннар белән дә гел элемтәдә. 

-    Нинди хыяллар белән яшисең?
-    Якын киләчәктә, Вилдан әйләнеп кайткач, тыныч тормышта яши башларга хыялланам. Аллаһ Тәгалә насыйм итсә, тагын бер бәби дә алып кайтыр идем бәлки. Ирем белән бергә кабат бер бала үстерер идем. Инзиләбез әтисен бик ярата, тик барыбер күбрәк минем белән үсте... Улыбызга тугыз яшь кенә булса да, аңа тиз арада үсәргә туры килде. Инзилә берсендә, йокларга ятканда: “Синең кулларын әтиемнекенә караганда кечкенәрәк. Менә әтинең куллары зу-ур, ул мине кулларына күтәрә, өскә чөя”, - ди. Шунда тамагыма төер утырды, күзләрем дымланды. Кайта ул, кызым, кайта, дидем. Үзем дә бар йөрәгем белән Вилдан кайтуына ышанам.

“Тагын бер 15 килога ябыгыр идем”
-    Мин синең блогыңны карап барам, ябыктың.

-    Барлыгы 46 килога ябыктым. Кайбер кеше ниндидер тылсымлы коктейль, я дару эчкән дә ябыккан дип уйларга мөмкин. Юк шул, бу юл ансат кына бирелми. Табиблар белән эшлим, дөрес тукланам, бассейнга йөрим, спорт белән шөгыльләнәм, шулай ук витаминнар да эчәм. 

-    Ничек ябыгырга булың?
-    Вакыты җитүе кирәк булгандыр. Баш эчендә ниндидер төймәгә баскан кебек булды, сәламәтлегем белән шөгыльләнә башладым. Мин бит әле яшь, үземне карарга кирәк, дидем. Тешләремне дә караттым, менә күзләремә операция ясаттым. Әле эш дәвам итә. Тагын бер 15 килога ябыгыр идем. 

-    Син челтәрле бизнеста эшлисең. Әти-әниең, якыннарын бу хезмәтеңә иң башта ничек  караган иде?
-    Әти-әнием башта мине бу өлкәдә бер дә күрми иде. “Кызым, кирәкми, кеше ни дияр”, - дигәннәр иде. Һәр кемнең үз юлы инде. Мин беркемне дә көчләп китертмим һәм буйсындырып продукт алдыртмыйм. Эш кирәк бит. Нәкъ менә эш, дуслар акылдан язмаска булыша да инде. Һәм, әлбәттә, балаларым. Хәзер мин көн саен бер теләк белән генә уянам инде. Шушы хәрби операция тәмамланып, ирләребез йортларыбызга исән-сау гына әйләнеп кайтсын иде. Амин.

Алинә Айдарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading