16+

“Күркә” рулеты” рецепты

Рулет ясау өчен 500 грамм күркә ите, 1 өлгергән хөрмә, 1 йомырка, 100 грамм тиз пешерелә торган солы (“хлопья”), 1 стакан он һәм үсемлек мае кирәк.

“Күркә” рулеты” рецепты

Рулет ясау өчен 500 грамм күркә ите, 1 өлгергән хөрмә, 1 йомырка, 100 грамм тиз пешерелә торган солы (“хлопья”), 1 стакан он һәм үсемлек мае кирәк.

Күркәнең кара итен генә алып (филе) ит йомшарта торган чүкеч белән ике яклап та әйбәтләп “кыйнарга”. Шуңа тоз, борыч сибәргә. Хөрмәне берничә кисәккә бүлергә. (Ничә кисәк ит алуыгызга карап.) Шуннан соң җимешне ит эченә тыгып төрергә. Теш чистарта торган махсус таякчыклар (зубочистка) белән рулетны ныгытырга. Йомырканы бер савытка сытарга һәм рулетны шунда әйләндерергә. Йомыркадан соң солыда әйләндерәсе. Шуннан соң кызган табага май салып, рулетны кыздырырга. 

Рулетка соус та ясарга мөмкин. Ярты хөрмәне вак угычтан чыгарырга һәм савытка салып, сүлпән утка куярга. Шуңа бераз гына он, 50 грамм су өстәп, кайнатып чыгарырга. Килеп чыккан массаны сөзгеч аша үткәреп, рулетлар өстенә салырга кирәк. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading