Шакшука – иртәнге аш өчен бик яхшы ризык. Артык мәшәкатьләнмичә, ләкин тәмле ризык ашыйсыгыз килә икән, рәхәтләнеп пешерегез.
Кирәк булачак:
Зәйтүн мае
Вак итеп туралган 1 баш суган
Туралган 4сарымсак
Вак итеп туралган 1чили борычы
туралган 1 яшел яки кызыл татлы борыч
4 помидор
Тәменчә вакланган тмин, паприка, кара борыч һәм тоз
6 йомырка.
Табынга бирү өчен яшел петрушка кирәк булачак.
Тирән табада уртача утта майны җылытыгыз. Суган, сарымсак, борычларны 5 минут кыздырып аласыз. Помидорларны турап салгач, утны бераз киметәсез. Якычна 5-10 минут пешерәсез. Тоз, башка тәмләткечләрне өстисез. Тугланган йомырканы салып, тагын бераз пешереп аласыз. Шакшука әзер. Табынга петрушка белән бизәп бирәсез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: https://top10a.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар