16+

“Рафаэль” салаты РЕЦЕПТЫ

Өстәлгә биргәнче кимендә 1 сәгать суыткычта тотарга. Петрушка белән бизәп чыгарырга.

“Рафаэль” салаты РЕЦЕПТЫ

Өстәлгә биргәнче кимендә 1 сәгать суыткычта тотарга. Петрушка белән бизәп чыгарырга.

Салатны әзерләү өчен кирәк була: 3 кисәк тавык ите (ак өлеше генә), 300 гр каты сыр, 6 йомырка, 1 стакан төшсез баллы кара җимеш, 1 тырнак сарымсак, 300 гр кореяча кишер, ярты стакан бераз вакланган әстерхан чикләвеге, майонез, тоз, тәменчә борыч, бизәр өчен петрушка.

Тавык итен тозлы суда пешереп, суытырга. Шакмаклап турарга.
Кара җимешне юып, 10 минут кайнар суда тотарга. Шуннан соң суын агызып, киптерергә. Озынча итеп турарга.
Йомыркаларны пешерергә. Агын һәм сарысын аерым-аерым вак угычтан чыгарырга.
Сырны эре угыч аша чыгарып, майонез һәм пресс аша чыгарылган сарымсак белән бутарга.

Чикләвекне аз гына коры табада кыздырып алырга һәм кишер белән бутарга.
Яссы тәлинкәгә катламлап кара җимеш, тавык, чикләвекле кишер салырга. Һәр катлам саен майонез сыларга, тавыктан соң тоз һәм борыч сибәргә.
Өске якка сырлы катнашманы сыларга һәм йомырга сарысын сибәргә.
Өстәлгә биргәнче кимендә 1 сәгать суыткычта тотарга. Петрушка белән бизәп чыгарырга.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading