16+

Сатучының ялганын ничек тотарга?

1 сентябрьдән маркетплейсларда контрафакт сатучылар җаваплылыкка тартыла башлаячак.

Сатучының ялганын ничек тотарга?

1 сентябрьдән маркетплейсларда контрафакт сатучылар җаваплылыкка тартыла башлаячак.

Баксаң, ялган продукция белән ул мәйданчыклардан файдаланучы 70 процент россияле зыян күргән икән. Сатып алучыларның 30 проценты оригиналь товар бәясеннән ялган продукциягә тап булуын искәртә.

Сатып алучыларның якынча 5 проценты аңлы рәвештә оригиналь әйберләрне түгел, ә аларга охшатып ясалганын сатып алуын яшерми. Чөнки оригинал белән контрафакт әллә ни аерылмый, ди алар.

Маркетплейста сатыла торган товарның оригиналмы-юкмы икәнен берничә билге буенча аерырга була.
Беренчедән, күчерелмәнең бәясе, чын товарга караганда арзанрак була. Брендның рәсми сайтындагы бәяләргә караганда, маркетплейсларда бәяләр ике тапкырга берничек тә арзанрак була алмый. Бәя түбән икән — шикләнерлек сәбәп тә бар дигән сүз.

Сатучы хакында башка сатып алучылар нәрсә язганын укыгыз. Әгәр дә бер генә сатып алучы да фикерен язып калдырмаган икән, ул товарны алмау хәерле. Әгәр дә бөтен фикерләр дә бер үк стильдә, бер төрлерәк язылган, фотолар куелмаган икән, ул очракта да товарны алмаска тырышыгыз.

Маркетплейслар кагыйдәләре буенча намуслы сатучылар игъланда үзләренең контактларын күрсәтми һәм башка сайтларга күчү өчен сылтамалар калдырмый.
Товарның карточкасын бик игътибар белән карагыз. Репликалар сатучылар ялганның төрле ысулларын куллана. Мисалга, Dior J'adore хушбуйлары фотосы куеп, вак шрифт белән генә “J'adore” композициясе мотивлары буенча ясалган дип язарга мөмкиннәр.

Сатучының ассортиментын яхшылап өйрәнегез. Әгәр дә ул косметикадан алып, идән буявына кадәр сата икән, башка вариантны карагыз. Чөнки оригинал товарны, гадәттә, бер юнәлештә генә эшли торган компанияләр сата.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading