16+

Үсемлекләрне ничек ашларга?

Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.

Үсемлекләрне ничек ашларга?

Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.

Иртә-кич үсентеләрне берничә сәгать дәвамында яктырту зарури. Аларны тизрәк үстерергә омтылып, өсләренә фитолампалар урнаштырдык.
Үсентеләр нык тамырлы, юан сабаклы, эре яшел яфраклы, сау-сәламәт булсын өчен, шәһәрдән читтәге ерак басудан алып кайткан чиста карны эретеп, суын җылытып төпләренә сибәм. 

Борыч, баклажан үсентеләре күчереп утыртканны өнәми, яңа урында авыр тернәкләнә, шул сәбәпле ике атнага соңрак уңыш бирергә керешә. Шунлыктан орлыкларын 1 литр суга 6 тамчы “Энерген” биостимуляторы тамызып болгатылган җылы суда ярты яки бер тәүлек дәвамында җебетеп, тукландырып, бүрттергәч, яртышар литрлы пластик савытларга берәмләп чәчеп үстерәм. 

Томат белән петунияләргә, киресенчә, кат-кат күчереп утырту уңай тәэсир итә. Яңа урында берничә көн тернәкләнгәч, кимендә ике чын яфрагы үсеп чыккан үсемлекләрне беренче мәртәбә тукландырам. Әлеге җәһәттән берничә төрле состав кулланырга ярый. Даруханәдән сатып алынган 1 г “Гәрәбә кислотасы”н 2 л җылы суга салып болгатам. 2 мл “Аммоний гуматы”н 1 л суда сыеклыйм.

Ике составны берләштергәч, кичтән су сибелгән үсемлекләрнең төпләре әйләнәсенә энәсез шприцтан яки резина грушадан аз-азлап сибеп чыгам. Бу состав нәни үсемлекләне чирләрдән саклый, хәл кертә, тамырларына тармакланып үсәргә, сабакларына ныгырга, яфракларына эрәергә, үсемлеккә өскә сузаймыйча, як-якка киңәергә булыша. Бу гуматлы ашламаның өстенлеге составындагы азотның 90% тәшкил итүенә, цинк, магний, марганец кебек микроэлементларның үсемлекләр җиңел кабул итә торган хелат хәлендә булуына бәйле. 

Гәрәбә кислотасының табигый үсеш стимуляторы икәнлеге беребезгә дә сер түгел. Чәчүгә әзерләгәндә, орлыкларны аның судагы эремәсенә салып тору отышлы гамәл булуы бәхәссез. Бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдә табигый үсеш стимуляторының әзерен – “Янтарин” препаратын табарга була. Куллану тәртибе кабына тәфсилләп язылган. 

“Аммоний гуматы”гыз булмаса, 2 мл 10% лы аммиакны 1 л суга болгатып “Гәрәбә кислотасы” эремәсенә кушып сибәргә ярый. Мондый состав белән атна – ун көнгә бер мәртәбә тукландырырга мөмкин. Шәхсән үсем рассадам тәрәзә төбендә үскән чорда, ашламаларны чиратлаштырам. Бер мәртәбә чүпрә ачыткысы белән тукландырам. Икенче юлы түбәндәгесен кулланам. 1 л эремчек суына 1 десерт кашыгы каймак, 1 л җылы суга 1 кашык бал салып, төрле пыяла савытларда ачытып, ике составны бергә кушып, 8 л су өстәп, үзем әзерләгән Бессараб эремәсен төпләренә сибеп чыгуым үсемлекләрне гөмбәчекле караяк чиреннән саклый. Шул рәвешле тукландырылган рассадам нык сабаклы, тармаклы тамырлы, эре яфраклы, сау-сәламәт була, түтәлгә чыгарып утырткач, тиз тернәкләнә, ел саен мул уңыш биреп сөендерә. 

Яшь үсентеләрне тукландыру өчен  тәгаенләнгән “Агрикола для рассады”, “Рассада” кебек ашламалар сатыла. Тамырлары нык булсын өчен, кальций селитрасы, суперфосфат эремәсе сибүчеләр бар.

Әгәр чәчүлеккә туфрак әзерләгәндә, составына тигез күләмдә уңдырышлы кара туфрак, черемә, торф салып болгатып, 1 чиләк катнашмага ике кушуч перлит яки вермикулит, берәр стакан доломит оны, утын көле, ярты стакан суперфосфат салып болгаткан булсагыз, үсемлекләрне түтәлгә чыгарып утыртканчы тукландыру кирәк түгел, дип саныйм. Бу очракта аларга җылылык, яктылык һәм туфракның дымлы булуы җитә. Үсеше өчен кирәкле макро-, микроэлементларны уңдырышлы, көпшәк туфрактан мөстәкыйль рәвештә үзләштерә алачаклар.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading