16+

Смартфонны югалткан очракта нишләргә?

Хәзерге заманда бик күп смартфоннар шәхси мәгълүмат саклый торган техника.

Смартфонны югалткан очракта нишләргә?

Хәзерге заманда бик күп смартфоннар шәхси мәгълүмат саклый торган техника.

Алай гына да түгел, телефоннарыбыз аша финансларыбызга, банк карталары, исәп-хисап счетларына кагылган  мәгълүматны да алырга була.
Әгәр дә телефоныгызны югалтасыз икән һәм телефоныгызга пароль куелмаган булса, беренче эш итеп
SIM-картаны блокка куегыз. Телефон чит кеше кулына эләккән очракта, аның банк һәм башка төрле сервислардан куллану мөмкинлеге кимиячәк.

SIM-картаны өч юл белән блокка куя аласыз:

операторыгызның сall-үзәгенә шалтыратып;
якындагы элемтә салонына паспортыгыз белән кереп, хезмәткәрдән ярдәм сорап;
оператор сайтында шәхси кабинетыгыз аша.

Болай эшләгәндә, банк счетындагы акчаларыгызны саклап кала алачаксыз. Шулай ук
SIM-картадагы мәгълүматларны да чит-ятлар күрә алмаячак.

Телефон код ярдәмендә сакланган, ә SIM-карта юк икән, ул очракта да аны блокка куярга кирәк. Чөнки "симканы" алып, башка гаджетка урнаштырулары бар.
Әгәр дә кайбер сәбәпләр аркасында SIM-картаны тиз арада блокка куя алмыйсыз икән, ул чакта шул телефон номерына бәйле булган банк картасын тиз арада блокка куярга. Моның өчен банк белән элемтәгә керү сорала.

Телефон югалган икән, аны геолокация ярдәмендә эзләргә мөмкин. Әмма моның өчен телефон кулыгызда булганда ук махсус кушымталар урнаштырырга кирәк. Шулай ук спутник навигациясен дә сүндермәскә. Юкса, ул кушымталарның мәгънәсе калмый.

Смартфонның кая икәнен SIM-картаны блокка куйганчы ук эзләргә мөмкин. Моның өчен:
"Google" ның  смартфоннар һәм планшетлар өчен сервисыннан файдаланырга була.

Смартфоныгызга һәм SIM-картага бик ышанычлы пароль куелган булса да, геолокация буенча эзләүне озакка сузмагыз. Моны гаджет мобиль интернетка тоташкан вакытта эшләргә кирәк. Әгәр дә кәрәзле телефоныгызны табучы аны сүндерсә, бер ни дә эшли алмаячаксыз.

Телефоннарын югалтучылар кайчагында үзләренең элемтә операторларына мөрәҗәгать итә. Операторлар телефонның кайда икәнлеген тикшерә ала. Әмма андый мәгълүматны, закон нигезендә, полиция соравы буенча яисә суд аша гына җиткерергә хокуклы.

Мөстәкыйль рәвештә телефонны эзләү нәтиҗә бирмәсә, полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен телефонның IMEI номерын белү кирәк. Аны смартфон документларында күрсәтәләр. Документлар белән барып, полициягә гариза язарга кирәк булачак.

Фото: http://freepik.com

Фото: 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading