16+

Соң булмасын...

Февраль сәламәтлек саклау өлкәсендә онкология авыруларын янә бер кат кисәтү ае булып тора. Нәкъ менә шушы айда Бөтендөньяда яман шешкә каршы көрәш (4 февральдә), Онкология белән авыручы балалар көне (15 февральдә) билгеләп үтелә.

Соң булмасын...

Февраль сәламәтлек саклау өлкәсендә онкология авыруларын янә бер кат кисәтү ае булып тора. Нәкъ менә шушы айда Бөтендөньяда яман шешкә каршы көрәш (4 февральдә), Онкология белән авыручы балалар көне (15 февральдә) билгеләп үтелә.

Кызганычка, Россия бүгенге көндә онкология диагнозы куйганнан соң үлем буенча дөньяда алдынгы урыннарда бара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңлатуынча, бу авыруларның табибларга бик соң мөрәҗәгать итүен аңлата. Алар белгечләргә инде бернинди ысул белән дә дәвалап булмый торган вакытта киләләр, ягъни бездә чит илләрдәге кебек даими рәвештә тикшеренеп йөри торган гадәт әле дә кереп китә алмый.
Узган елны Татарстан онкологлары 14 меңнән күбрәк яман шеш очрагын ачыклаган. Республика онкология диспансерының баш табиб урынбасары Камил Шакиров әйтүе буенча, бу, узган ел белән чагыштырганда, 3 процентка күбрәк. 2014 елның башына булган мәгълүматларга караганда, онкологларда «яман шеш» диагнозы белән 80 меңнән артык кеше исәптә тора, ягъни бу республиканың һәр 47 нче кешесе дигән сүз. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы вакытта авыруларны ешрак ачыклый башлаганнар, авырулары булган кешеләр дә озаграк яши.
Халык күбрәк яман шешнең нинди төре белән авырый, дигәндә, беренче урында тире яман шеше (ел саен 1500 очрак билгеләнә), икенче урында күкрәк (ел саен 1400 очрак ачыклана), өчтә - юан эчәк, дүрттә - үпкә, биштә - простата һәм соңгы урында ашказаны яман шеше тора.
Әлеге куркыныч авыру барлыкка килүнең сәбәбе төгәл генә билгеле түгел. Әмма белгечләр монда безнең нәрсә белән туклануыбыз да зур роль уйнавын ассызыклый. Күбрәк үзебездә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итәләр. Ә менә яшьләр аеруча ярата торган фастфуд организм өчен зыянлы.
Сүз уңаеннан, быел көз көне Казанны зур чара көтә: Татарстанга БДБ онкологлары җыелачак. Медицина җәмгыятендә онкологлар һәм радиологлар съезды - иң зур вакыйгаларның берсе. Ул ике елга бер тапкыр БДБ илләренең берсендә үткәрелә. Быел көз көне, 16-18 сентябрьдә ул Казанда узачак. Съездда Россия, якын чит илләрдән өч меңгә якын белгеч катнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading