“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина телне йотарлык тәмле торт рецепты белән уртаклашты.
Камыр өчен кирәк: 260 гр.сыер мае, 700 гр он, 260 гр каймак (мин 15%лыны алдым), 200 гр шикәр комы, 2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 чеметем тоз.
Крем өчен кирәк: 500 мл каймак, 200-300 гр сливки, 2 аш кашыгы шикәр оны (пудра).
Эчлеге һәм бизәр өчен 50 гр шоколад, 600 гр төше алынган чия.
Йомшартылган сыер мае белән каймакны бергә болгатабыз, шикәр комы салып кабартабыз. Он, тоз, разрыхлитель салып йомшак камыр басабыз. Пленкага төреп, 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Ул вакытта чия төшен ала торырга була.
1 сәгатьтән камырны алып 12-15 кисәккә бүлеп, һәммәсен озынча итеп җәябез. Нәтиҗәдә 20-25 см озынлыкта, 6-8 см киңлектәге формалар килер чыга. Шуларның уртасына чия тезәбез дә, ике яктан кырын күтәреп, өстен бөгеп чыгабыз. Майлаган табага тезеп, духовкага куябыз. 180 градуста 20-25 минут пешә. Озак торса, кибеп китәчәк. Мичтән алгач, табадан тактага күчереп суытырга кирәк. Ул суынганда крем әзерлибез. Каймак, сливки, шикәр пудрасын күпертәбез. Тортны җыя башлыйбыз. Зур һәм озынча тәлинкә төбенә киңрәк итеп пешкән формаларны салабыз. Нигезенә 4не салырга була. Һәр катламны әзер крем белән сылыйбыз. Очлап өеп менгерәбез. Өстенә кремны сылагач, шоколад кырабыз. Шул килеш 4-5 сәгать торырга тиеш. Бу торт “Монастырская изба” дип атала. Чөнки кискәч, бүрәнәле йорт кебек матур рәсем килеп чыга.
Тәмле булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар