16+

Суыкта смартфоныңа зыян килмәсен дисәң....

Суыкта смартфоннарның зарядкасы тизрәк утыра, ә кайчак ул көтмәгәндә, бөтенләй сүнәргә мөмкин.

Суыкта смартфоныңа зыян килмәсен дисәң....

Суыкта смартфоннарның зарядкасы тизрәк утыра, ә кайчак ул көтмәгәндә, бөтенләй сүнәргә мөмкин.

Бу заманча телефоннарның температурага бәйле булган литийион батарейкалар ярдәмендә эшләвенә бәйле. 0 градустан түбәнрәк температурада алар тотрыксыз эшли башлый. Кыш көне смартфонның эшкә яраклылыгын арттыру турында сөйләргә булдык.

Суыкта смартфон белән мөмкин кадәр азрак кулланыгыз. Смартфоннар плюслы температурада тотрыклы эшли. Салкында исә алар “озак уйлый” башлый, ә батарейкасы – тиз утыра. Әгәр дә гаджетны мондый халәттә озак тотсаң, ул сүнәргә мөмкин.
Смартфонны кесәдә тотыгыз. Әгәр дә шалтыратырга кирәк булса блютуз- колакчыннардан кулланыгыз.

Термочехол сатып алыгыз. Смартфонның экраны һәм башка детальләре салкында зәгыйфьләнә – аз гына бәрелсә дә, ватылырга мөмкин. Минуслы температурада җылылыкны сакларга тегелгән, бәйләнгән, синтетик яки замш термочехол ярдәм итәчәк. Ул җайланма тирәсендә җылытылган һаваны саклаячак.
Машинада калдырмагыз. Кайчак телефон берничә сәгать суык машинада ятса, аның кайбер компонентлары эштән чыгарга мөмкин.

Акрынлап җылытыгыз. Әгәр дә смартфон урамда салкыннан сүнсә, бинага кергәч, аны файдаланганчы, табигый рәвештә җылынуын көтегез. Бу, гадәттә, берничә минутны ала. Смартфонны җылыткы һәм башка шундый җайланмалар янына куймагыз. Температура кисәк үзгәргән очракта, телефон эчендә конденсат барлыкка килүе бар, бу аның ватылуына китерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading