16+

Чукоткада — 243 мең, Ингушетиядә — 42 мең: Россиядә хезмәт хакы аермасы

Россия төбәкләрендә уртача хезмәт хакы аермасы 201 мең сумга җиткән.

Россия төбәкләрендә уртача хезмәт хакы аермасы 201 мең сумга җиткән.

2026 елның июлендә Россия төбәкләрендә уртача хезмәт хакы иң югары һәм иң түбән булган төбәкләр арасындагы аерма 201 мең сум тәшкил иткән. Иң күп уртача хезмәт хакы Чукотка автономияле округында теркәлгән — 243 мең сум, ә иң азы Ингушетиядә — 42 мең сум.

Исәп-хисап вакытында хезмәткәрләрнең барлык керемнәре, шул исәптән югары окладлар һәм премияләр дә исәпкә алынган. Күрсәтелгән суммалар салымнар тотып калынганчы исәпләнгән.

2026 елда Россия буенча уртача айлык хезмәт хакы 109 мең сумга җиткән. Бу — 2025 ел белән чагыштырганда 9,5 процентка күбрәк.

Июль нәтиҗәләре буенча, уртача хезмәт хакы 150 мең сумнан артып киткән төбәкләр саны җиде булган. Алар арасында Чукотка автономияле округы, Магадан өлкәсе һәм Мәскәү дә бар.

Шул ук вакытта Россиядә хезмәт хакы түләү буенча бурычлар да арткан. Сентябрьдә аларның күләме 2,5 миллиард сумга җиткән, бу август күрсәткеченнән 115 миллион сумга күбрәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

зарплата. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading