16+

Жирафларны күрергә халык агылган, ә иске зоопаркта мине сарыклар каршы алды

Бу атнада авылга кайтмадым, башка җиргә барып, матурлык белән хозурландым. Кайда дисезме? Казан зообакчасына бардым.

Жирафларны күрергә халык агылган, ә иске зоопаркта мине сарыклар каршы алды

Бу атнада авылга кайтмадым, башка җиргә барып, матурлык белән хозурландым. Кайда дисезме? Казан зообакчасына бардым.

11нче троллейбуска утырдым да бик тиз генә «Казан зообакчасы» тукталышына килеп җиттем. Ял көне булгач, халык күп иде. Барысы да жираф карарга килгәннәр (17 сентябрь көнне Намибиядән Казанга самолетта сигез жираф китерелде). Кеше күплегенә карамастан, чират тиз үтте.

Бик уңышлы килгәнмен икән: күп балалы гаиләдән булганга күрә, 100 процентлы ташламадан файдаланып, зообакчага бушка кердем. Монда килүчеләргә (студентларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, пенсионерларга, инвалидларга) да ташламалар каралган. Гомумән, керү бәясе олыларга — 650, балаларга — 400 сум, ә төркем белән килсәң, очсызрак.

зоопарк. фото автора

Зообакчага керүгә, иң беренче булып, күзгә маймыллар ташланды

Алар өчен койма белән аерым урын да корганнар. Шунда маймыллар рәхәтләнеп йөгерешәләр, кычкыралар. Эчтә атынгычлар, төрле уенчыклар да бар. Мин килгәндә, төшке аш ашыйлар иде: кыяр биргәннәр. Монда маймылларның нинди генә төрләре юк: горилла, шимпанзе, орангутан һәм башкалар.

Алга таба ерткычлар яши торган оялар ягына юл тоттым. Читлектә ике арыслан ята. Хәләл җефетләре урамда кояшта кызына. Юлбарысларны күреп булмады, тышкы якка чыкмаганнар иде. Аларны телевизор экраны аша гына күрсәттеләр. «Алай мин аны өйдә дә карыйм», — дип, алга таба юлымны дәвам иттем.

Ерактагы аланда зебра белән страуслар да чирәм чемченеп йөри. Яңа кайткан филләрне (Уңыш белән Шикәрне), капибараны да күрермен дигән идем, ләкин тапмадым. «Аларны чыгармыйлар», — диде фото сатып утыручы егет. Шулай да 2023 елда Мәскәү зоопаркыннан кайткан өлкән фил Филимонны күрү насыйп булды. Берүзе йөри иде мескен, читлеге тар тоелды миңа. Бер тәгәрмәч элеп куйганнар — шуның белән күңелен күтәрә Филимон.

зоопарк. фото автора

Күзәтүемне дәвам итеп, иң кызыклы хайваннар — жирафлар янына бардым

Бу жирафлар әле адаптация чорында. Кайсы күшәп утыра, кайсы диварга эленгән себерке яфракларын, печән чемчи. Аларның да урыннары кысан кебек тоелды миңа. Алар бит иркенлек ярата торган хайваннар. Жирафларны карарга килгән кеше күплеген күрсәгез — басар җир юк! Халык жираф күрергә килгән.

Бу җанварлардан кала башкаларын да күрдем, әлбәттә, әмма алар миңа әллә ни кызыклы тоелмады. Зообакчаны бик уңайлы итеп ясаганнар. Үзендә үк «Джуманджи» кафесы да, истәлеккә бүләкләр сатып алырга теләгән кешеләр өчен махсус кибете дә бар. Бәяләре генә галәмәт!

Гомумиләштереп әйткәндә, миңа ошады. Тырышканнар. Һичшиксез, әле анда эшлисе эшләр, алып кайтасы хайваннар күптер. Мәсәлән, «Мөгезборын» дигән тактасы бар, ә хайван үзе юк.

зоопарк. фото автора

Моның белән генә минем сәяхәтем тәмамланмады. Бер чыккач, иске зоопаркка да барып килергә булдым, чөнки соңгы елын эшли икән, дип ишеткән идем. Иске зоопарк белән яңасының арасы ерак түгел. Җәяү биш минутта барып җиттем. Керү бәясе — 400 сум, әмма миңа тагын бәхет елмайды: бушка кердем.

зоопарк. фото автора

Мине шаккатырган нәрсә шул булды: бу атнада авылга кайтмадым, дигән идем бит

Авылга кайтмасам да, авыл монда үзе килгән икән бит! Килеп керүемә мине сарыклар, кәҗәләр каршы алды. «Боларны күргәнем бар инде», — дип, алга таба юлымны дәвам иттем.

Монда да кызыклы хайваннар бар икән. Мәсәлән, аюлар — 24 яшьлек Маша белән 18 яшьлек Фома. Мин килгәндә, алар тырышып карбыз белән ботка ашыйлар иде. Аюлардан кала боланнарны, моралларны, кәҗәләрне, төрле кош-кортларны, маймылларны, тараканнарны да күрдем. Икенче елга бу җанварларның һәрберсе яңа зообакчага күчереләчәк икән, шуңа сөендем әле. Димәк, алар да яңа, матур читлекләрдә яшәячәк, дигән сүз бит бу.

Менә шундый сәяхәттә булып, күңелемә уңай тәэсирләр алып кайттым. Африкага барасы да юк. Хади Такташ урамында урнашкан зообакчага гына киләсе!

зоопарк. фото автора

Искәндәр Зиннуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading