16+

Табиблар алманы пешереп ашарга киңәш итә. Сәбәбе...

Табиблар искәртүенчә, алманы пешереп ашау организм өчен күпкә файдалырак. Алар моны түбәндәгечә аңлата.

Табиблар алманы пешереп ашарга киңәш итә. Сәбәбе...

Табиблар искәртүенчә, алманы пешереп ашау организм өчен күпкә файдалырак. Алар моны түбәндәгечә аңлата.

Югары температура тәэсирендә кыздырганда (пешергәндә) үсемлек күзәнәкләрен үзара бәйләүче протопектин таркала һәм пектинга әверелә. Шулай булгач, пешкән алмаларда ул яңа алмаларга караганда күбрәк. Ә пектин-эрүчән азык җепселләре, алар эчәклекнең файдалы бактерияләре өчен азык булып тора. Шулай ук табигый энтеросорбентлар булып санала, ягъни организмнан артык глюкоза һәм холестерин чыгарырга ярдәм итә. 

Пешергәндә, алмадагы С витамины өч тапкырга диярлек кими. Әмма башка файдалы матдәләр шул ук мигъдарда сакланып кала, диярлек. Бу -йөрәк-кан тамырлары системасының дөрес эшләве өчен кирәкле калий, кан ясауда катнашкан тимер. Моннан тыш, кызыл алмаларда антоцианнар бар, шуңа күрә аларны куллану йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый.

Алмаларда шулай ук органик кислоталар да бар. Алар ашказаны-эчәк трактының дөрес эшчәнлегенә йогынты ясый, хлор кислотасы секрециясен арттыра һәм үт куыгының эшен стимуллаштыра. Алмаларда шешкә каршы активлыкка ия кверцитин (флавоноидлар төркемендәге матдә) бар. Ул Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын азайта, чөнки баш мие күзәнәкләре мембраналарына ирекле радикалларның йогынтысын киметә.

Гадәттә, табиблар алманы шикәр кушмыйча пешереп ашарга киңәш итә. Алманың үзәге киселә, шуннан соң алар 180 градус температурада, аз гына сыеклык өстәп, якынча 20-30 минут пешерелә. 

Шикәр кушкан очракта, мондый десертның калориялелеге артачак: яңа пешкән алмада — 50 ккал чамасы, шикәр кушылганында — 67 ккал чамасы булачак.  
Пешкән алмаларны, барлык җиләк-җимешләр кебек үк, 16 сәгатькә кадәр кулланырга киңәш ителә. Көнгә 1-2 пешкән алма ашарга була.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading