16+

Ташкабактан кәтлитләр (РЕЦЕПТ)

Кәтлитләрне ясау өчен зур булмаган 2 ташкабак, 1 суган, 2 йомырка, 100-150 гр сыр, 4 аш кашыгы он, яшеллек, 1 тырнак сарымсак, уылган кара борыч, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк була. 

Ташкабак яшь булырга тиеш. Аларны чистартып эре угычтан чыгарабыз. Аңа  шулай ук угычтан чыгарылган суган кушарга. 

Яшелчәләргә уылган сыр, вак итеп туралган петрушка, бик вак итеп туралган сарымсак салып бутыйбыз. Яшелчәләргә йомыркаларны сытабыз. Тоз, борыч, он салып, “камыр” ясыйбыз. Ул сыек булырга тиеш түгел. Шуңа да онны күбрәк салырга да мөмкин. 

Кәтлитләрне кашык белән салып, яхшы кыздырылган майда кыздырабыз. 
Өстәлгә каймак яисә Бешамель белән бирергә киңәш ителә.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading