16+

Телеңне йотарлык рассольник рецепты

Хуҗабикәләр быелгы уңышыннан кышка салатлар ябуны дәвам итә.

Телеңне йотарлык рассольник рецепты

Хуҗабикәләр быелгы уңышыннан кышка салатлар ябуны дәвам итә.

Кирәк

  • 0,5 кг перловка
  • 3 кг кыяр
  • 1 кг кишер
  • 1 кг суган
  • 0,5 л томат пастасы («Кухмастер»ныкы әйбәт була)
  • 250 грамм шикәр комы
  • 250 грамм үсемлек мае
  • 4 аш кашыгы тоз
  • 100 гр уксус

Эш барышы

1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.

2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.

3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.

4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.

5. Стерильләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.

Венера МӘҖИТОВА, Башкортстан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading