16+

Тутырылган шампиньоннар РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 500 гр тавык филесы, 60 шр фета сыры, 10 зур шампиньон гөмбәсе, 4 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, 0,5 стакан вакланган моцарелла сыры, тәменчә тоз, борыч, петрушка, 1 аш кашыгы үсемлек мае.

Тутырылган шампиньоннар РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 500 гр тавык филесы, 60 шр фета сыры, 10 зур шампиньон гөмбәсе, 4 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, 0,5 стакан вакланган моцарелла сыры, тәменчә тоз, борыч, петрушка, 1 аш кашыгы үсемлек мае.

Шампиньоннарны юып, киптерәбез. Аскы өлешләрен кисәбез.
Гөмбәләр пешәчәк савытка пергаментлы кәгазь җәеп, гөмбәләрне аскы өлешен өскә калдырып төзәбез.
Тавык ите бик вак итеп турыйбыз.  1 аш кашыгы майны табага салып, җылытабыз һәм шуңа, уртача утта итне 5 минут кыздырабыз.

Тавык ите кызган арада, гөмбәнең кисеп алынган аскы өлешен вак итеп турыйбыз. Шуны тавык янына кушып, тагын 5 минут кыздырабыз.
Онны каймак белән бутыйбыз. Табаның утын азайтып, катнашманы гөмбә һәм тавык өстенә салабыз. Тоз, борыч сибеп, 8-10 минут пешерәбез. Соус куерганнан соң табаны уттан алып, суытабыз.

Ит һәм гөмбәле катнашма суынганнан соң, аңа вак итеп туралган фета сырын, туралган петрушканы кушып бутыйбыз. Шуны гөмбәләргә тигез итеп бүләбез.
Гөмбә өстенә аз гына угычтан чыгарылган моцарелла сибәбез.

Тутырылган гөмбәләрне 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешерәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading