16+

Тузганак кайнатмасы РЕЦЕПТЫ

Тиздән болын-кырлар тузганак чәчәгенә күмеләчәк. Кояшны хәтерләткән бу чәчәктән бал сыман кайнатма ясап була.

Тузганак кайнатмасы РЕЦЕПТЫ

Тиздән болын-кырлар тузганак чәчәгенә күмеләчәк. Кояшны хәтерләткән бу чәчәктән бал сыман кайнатма ясап була.

Ул чәй янына гына түгел, ә салкын тигәндә дә ярдәм буларак кулланыла ала. 
300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз. Су чәчәкләрне күмәргә тиеш.

Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр кайнатылган суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк. Шуңа 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп болгатасы, 1-2 лимонны ваклап саласы. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була.  Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш. 

Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыеклыкны утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз. 

Суынганнан соң кайнатма әзер була.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading