16+

Үзбәкчә пылау пешерү ысулы

Сер түгел, иң тәмле пылауны үзбәкләр пешерә.

Үзбәкчә пылау пешерү ысулы

Сер түгел, иң тәмле пылауны үзбәкләр пешерә.

Пылавыгыз аларныкы кебек тәмле чыксын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.
Кишерне беркайчан да угычтан чыгармагыз, озынча итеп турагыз. Кишер озынрак булган саен, пылау да тәмлерәк булачак.

Пылау пешерү өчен иң кулае калын чуен кәстрүл яисә чуен казан. Савытның капкачы яхшы ябыла торган булсын.
Тоз һәм тәмләткечләрне пылауның итен пешерү процессының уртасында салсаң яхшырак.

Кәстрүл капкачын ничек кенә ачып карарга теләсәгез дә, рецептта язылган вакыт узмыйча ачмагыз. Ит белән дөгене дә бутый күрмәгез. Моны өстәлгә чыгарыр алдыннан гына эшләргә кирәк.

Ашыкмыйсыз икән, пылау пешеп чыккач казанны җылы әйбер белән чорнап, 30-60 минут тотыгыз. Ул тагын да тәмлерәк булачак.
Үзбәкләрчә пылау пешерүнең эш тәртибе.

1. Кыздырылган майга ярымбоҗралап туралган суган салабыз һәм алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
2. Шуңа зур шакмаклап туралган ит, озынча туралган кишер, тоз салып бутыйбыз һәм кыздырабыз.

3. Өстенә кайнаган су салабыз. Су итне 3-4 сантиметрга күмәргә тиеш. Утны акрынайтып, итне яшелчәләр белән пешерәбез. Озаграк пешкән саен, пылау тәмлерәк булачак.
4. Пылауга катырак сортлы дөге сайлагыз. Яхшылап юыгыз. Дөгене суга салып тормаска.

5. Дөгене казанга салганчы, итнең тозын кабып карагыз. Ул гадәттәгедән тозлырак булырга тиеш, чөнки дөге артык тозны сеңдерәчәк.
6. Дөгене казанга салгач, өстенә су агызабыз. Су дөгене 2 сантиметрга капларга тиеш. Утны катырак ачабыз һәм дөгенең суны сеңдергәнен көтәбез. Аннан соң 5-6 урынга кашык сабы белән тишекләр ясыйбыз. Ул тишекләр казан төбенә кадәр төшеп җитәргә тиеш. Моны ит янмасын өчен эшлиләр. Әгәр тишекләрдәге сыеклык болганчык икән, димәк әле су сеңеп бетмәгән. Әгәр үтәкүренмәле булса, утны киметергә, дөгене тау кебек өеп, өстенә зира сибәргә һәм савыт капкачын ябарга була.

Капкачны япканнан соң 20 минут ачмаска. Аннан утны сүндерергә була.

Фото: https://www.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ингредиентлары сыйфатлы булса, узбэклэрдэн ким пешермибез

    Мөһим

    loading