16+

Вертикаль кер машинасы: ничек сайларга?

Әгәр дә бик тыныч эшли һәм электр энергиясен аз “ашый” торган кер юу машинасы алырга телисез икән, ул очракта вертикаль рәвештә керне салу мөмкинлеге булган техникага туктала аласыз.

Вертикаль кер машинасы: ничек сайларга?

Әгәр дә бик тыныч эшли һәм электр энергиясен аз “ашый” торган кер юу машинасы алырга телисез икән, ул очракта вертикаль рәвештә керне салу мөмкинлеге булган техникага туктала аласыз.

Мондый машиналарның өстенлеге — эшләп торганда да капкачын ачып, онытылып калган керне өстәп салырга була. Мондый модельләр ышанычлырак та санала, чөнки аларда пыяла һәм резина детальләр юк һәм шул сәбәпле сирәгрәк ватыла.

Әгәр вертикаль ысул белән кер салышлы машина алырга җыенасыз икән, башта максатларыгызны билгеләгез. Керне еш юасызмы, керләрегез күп буламы, аны кая куячаксыз...

Һәр модель әйләндерә ала торган кер күләме белән аерыла. Әгәр дә керләрне күп һәм еш юасыз икән, 7-8 кг сыешлы машина карагыз. 3-4 кешедән торган гаиләгә мондый күләмле машина җитәчәк. Әгәр дә гаиләдә кеше саны азрак яисә кер машинасын дача өчен генә алсагыз, 3-6 кг күләмле кер машинасы алсагыз да ярый.

Кер машинасын сатып алыр алдыннан аның күпме электр энергиясе сарыф итүенә да игътибар итегез. Гадәттә ул товарның характеристикасы өлешендә күрсәтелә. Әгәр дә электр энергиясе күп тотылмасын дисәгез, А, А , А , А класслы кер юу машиналарын карагыз. Алар бераз кыйммәтрәк тора, әмма электр энергиясен күп “ашамый”.

Әгәр кер юу машинасы кечкенә бүлмәдә торачак икән, аның нинди дәрәҗәдә тавышлы булуын да исәпкә алырга кирәк. Күп модельләрнең тавыш дәрәҗәсе 60 дБ чамасы була. Әгәр дә тавыш дәрәҗәсе 70дБ дан артык икән, ул инде көчле тавышлы санала.

Җитештерүчегә килсәк, күп брендларны хәзер Россия кибетләрендә очратып булмый. Аларны хәзер немец атамаларын ярата торган кытай техникалары алыштырды. Кер машинасында Германия флаглары ни кадәр күбрәк булса, аңарда кытайда ясалган детальләр шул кадәр күбрәк дигән сүз.

Белгечләр Кытайда ясалган вертикаль капкачлы кер юу машиналарын алмаска киңәш итә. Алар чагыштырмача азрак хезмәт итәчәк һәм сыйфатлы деталь табуы да кыенрак, ди алар. Запас частьләр эзләп тапкан очракта да алар кыйммәт булачак.

Шуңа бәйле рәвештә, техника өлкәсендәге экспертлар Кореяда яисә Беларусьта ясалган кер юу машиналарын алырга киңәш итә. Алар озак хезмәт итә һәм ватылган очракта да андый машиналарга детальләр табу авырлык тудырмый.

Вертикаль капкачлы кер машинасы алырга уйласагыз, багы сүтеп алу мөмкинлеге булганын карагыз.
Кер юу машинагыз озак эшләсен дисәгез, яхшы сыйфатлы кер юу сыекчасы сайлагыз. Алар киемнәргә генә түгел, техникага да азрак зыян сала. Кер машинасына юшкын да азрак утырачак.

Керне югач ук машинадан алыгыз. Су ага торган торбада торган фильтрны даими чистартырга онытмагыз.
Кер машинасы горизонталь рәвештә тигез торсын. Бу вибрацияләрне киметергә һәм детальләрне сакларга ярдәм итәчәк. 

Арзан — начар дигән сүз түгел
Кыш көне еш кына юл кырыйларында машина тәрәзәсен юар өчен туңмый торган сыеклык (неземерзайка — рус.) сатучыларны очратырга була. Гадәттә аларның бәясе, кибеттәге сыеклыклардан күпкә арзанрак. Шул сәбәпле кулланучылар сыйфаты да начар, дигән фикердә.

Әмма чынлыкта, бар да киресенчә, ди экспертлар. Юл кырыенда, гадәттә, ментол нигезендә эшләнелгән сыеклык саталар. Әгәр дә аны эчмәсәң, мондый сыеклыкның бер дә зыяны юк.

Кибетләрдәге машина тәрәзәсе юа торган сыеклыклар изоприл спиртыннан эшләнелә. Шуңа аларның бәясе дә кыйммәтрәк. Спирт исен бетерү өчен аңа төрле “хуш” исле кушылмалар да өстиләр.

Тәрәзә юа торган сыеклыклар составлары белән генә аерыла һәм арзанлысы да зыянлы түгел, дигән фикердә белгечләр. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде

https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading