16+

«Хатын-кыз бәхете» чәчәк атсын өчен 3 киңәш

Спатифиллумны халык телендә «хатын-кыз бәхете» дип атап йөртәләр.

«Хатын-кыз бәхете» чәчәк атсын өчен 3 киңәш

Спатифиллумны халык телендә «хатын-кыз бәхете» дип атап йөртәләр.

Көз-кыш айларында әлеге гөл чәчәк атсын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

1. Бүлмәдәге температураны тикшереп торыгыз. Спатифиллум җылы ярата торган үсемлек. Һава температурасы 15 градустан түбәнәйсә, ул үзен начар "хис итә" башлый. Бу гөл үсә торган бүлмәдә һава температурасы ел әйләнәсе 21-23 градус җылы булырга тиеш. "Хатын-кыз бәхете" җилле урыннарны да яратмый.

2. Спатифиллум яктылык ярата. Аны тәрәзә төбендә үстерү яхшы. Әмма яфраклары пыялага тиеп тормасын. Тәрәзә астында җылылык батареясы да гөлгә тискәре йогынты ясый. Тәрәзә төбе таш булган очракта, гөл астына махсус савыт куярга. Ул, гадәттә, пенопласттан эшләнелгән булган.
Көннәр кыскаргач, яктылык та кими. Шуңа да фитолампа ярдәмендә яктылыкны арттырырга кирәк.

3.Су сибүне контрольдә тотыгыз. Су артык булу гөлгә зыян салачак.
Спатифиллум "йомшак" су ярата. Әгәр дә артык су савыт төбенә агып чыга икән, аны түгегез. Суны көннең беренче яртысында сибәргә киңәш ителә.

Фото: Pixabay

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading