16+

Чайлдфрины пропагандалаган өчен штраф турында закон проекты хупланды

Бер депутат та каршы тавыш бирмәгән.

Бер депутат та каршы тавыш бирмәгән.

Спикер Володин чайлдфри пропагандасының чит илдән килүен аңлатты.

Дәүләт Думасы беренче укылышта чайлдфри пропагандасын тыю турындагы закон проектын кабул итте. 388 депутат «хуплыйм» дип тавыш бирде, «каршы» һәм тыелучылар булмады, дип хәбәр итә РБК басмасы.

«Мәгълүмати басым булмас өчен гаиләләргә сайлау иреге барлыкка киләчәк», - дип белдерде закон проектын тәкъдим иткән Дума мәгариф комитеты әгъзасы Эльвира Аиткулова. Фикер алышу барышында ул пропаганда гына чикләнәчәк, шәхси сайлауны чикләү турында сүз бармый, дип раслады.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин чайлдфриның пропагандасы чит илдән баруына күрсәтте.

– Вашингтон" урталыктагы женес"не (ир-ат яки хатын-кыз үз җесесен алыштыра ред.иск.) көчләп тага башлады, - дип белдерде ул.  Шул ук Европаны карагыз, анда инде ирләр бәдрәфләрендә кече йомышны үтәү өчен диварга беркетелгән махсус савытлар юк, аларны йолкып алганнар. Ахыр чиктә нәрсә булачак? Содом һәм Гоморра, - дип саный Володин. Ул шулай ук барлык хатын-кыз депутатларның да бу закон проектын хуплауларына игътибар итте.

Тиешле закон проектлары депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелгән. Аларның берсе административ хокук бозулар турында кодекска (КОАП) үзгәрешләр кертүне күздә тота. Чайлдфрины пропагандалаган өчен гражданнарга — 100 мең сумга кадәр, ә вазыйфаи затларга — 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен административ туктатып тору яный.

Әгәр пропаганда балигъ булмаганнарга карата кылынса, штрафларның түбәнге һәм югары чикләре ике тапкырга арттырылачак. Мондый идеяләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яки интернетта пропагандалаган өчен гражданнарга— 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 400 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 4 млн сумга кадәр штраф булырга мөмкин. бала табудан баш тартуны пропагандалаган өчен максималь штраф 5 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading