16+

Йөрәккә беренче тапкыр гибрид операция ясадылар

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда әһәмиятле вакыйга булды. Татарстан Республикасының заманча медицина тарихында беренче тапкыр, йөрәккә һәм аортага гибрид операция ясадылар. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлык өч операция дә уңышлы узган. Операцияне кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин җитәкләгән. Беренче TAVI...

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда әһәмиятле вакыйга булды. Татарстан Республикасының заманча медицина тарихында беренче тапкыр, йөрәккә һәм аортага гибрид операция ясадылар. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлык өч операция дә уңышлы узган. Операцияне кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин җитәкләгән. Беренче TAVI операциясен (аорта клапанын эндоваскуляр протезлау операциясенең халыкара исеме) Лениногорск районында яшәүче 1938 елгы авыруга ясаганнар. Икенче операция исә 1948 елгы авыруга ясалган, ул да Лениногорск районында яши. Россиядә беренче тапкыр, аңа трансапикаль керү юлы белән (йөрәкнең өске өлешен аз гына кисеп җибәреп), «Edvards Lifescince» фирмасының 29 нчы санлы имплант клапанын куйганнар. Өченче операцияне - күкрәк бүлеге аортасын эндоваскуляр протезлауны (EVAR) Әлмәт шәһәрендә яшәүче 1952 елгы авыруга ясаганнар. Мәскәү кардиологларының чираттагы мастер-классы әлеге төбәктә дә сәламәтлек саклау өлкәсенең үсешен күрсәтеп тора, йөрәккә катлаулы операцияләр ясау хәзер биредә дә чынбарлык. Элегрәк мондый авыруларга операцияләр бик авыр һәм катлаулы ясала иде. Аннан соң, операцияләр ясар өчен, аерым бер чикләүләр дә бар. Чикләүләргә шикәр диабеты, тазару, йөрәк һәм сулыш юлларының җиткелекле эшләмәве һ.б. керә. Аорта клапанын һәм аортаны эндоваскуляр протезлау операцияләре авыруларны мөмкин кадәр аз авырлыклар белән дәваларга мөмкинлек бирә. Йөрәк авырулы кешеләр өчен бу төр операцияләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading