16+

2024 елда БДИ үткәрү даталары расланды

Төп чор 23 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана.

Төп чор 23 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана.

Рособрнадзорның матбугат хезмәтендә 2024 елга бердәм дәүләт имтиханын үткәрү даталары аталды.

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры 22 марттан 22 апрельгә кадәр түбәндәге расписание буенча узачак:

  • 22 март - география, әдәбият,
  • 26 март - рус теле,
  • 29 март - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),
  • 2 апрель - биология, чит телләр (язма), физика,
  • 5 апрель - чит телләр (телдән),
  • 9 апрель - информатика, җәмгыять белеме,
  • 12 апрель - тарих, химия.

Вакытыннан алда  чорның  резерв көннәре:

  • 15 апрель - рус теле,
  • 18 апрель - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),
  • 19 апрель - биология, чит телләр (язма ), әдәбият, җәмгыять белеме, физика,
  • 22 апрель - география, чит телләр (телдән ), информатика, тарих, химия.

БДИ-2024 төп чоры.

Бу уку елында бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда башланачак һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

  • 23 май - география, әдәбият, химия,
  • 28 май - рус теле,
  • 31 май - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),
  • 4 июнь - җәмгыять белеме,
  • 7, 8 июнь – информатика,
  • 10 июнь- тарих, физика,
  • 13 июнь - биология, чит телләр (язма өлеш),
  • 17, 18 июнь - чит телләр (телдән өлеш).

Төп чорның резерв көннәре:

  • 20 июнь - рус теле,
  • 21 июнь - география, әдәбият, физика,
  • 24 июнь - математика (база һәм профиль дәрәҗәләре),
  • 25 июнь - информатика, җәмгыять белеме, химия,
  • 26 июнь - чит телләр (телдән), тарих,
  • 27 июнь- биология, чит телләр (язма ).

1 июль (дүшәмбе) - БДИ-2024 барлык уку предметлары буенча өстәмә көн.

Рус теле һәм математикадан минималь бусаганы уза алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  БДИ-2024 өстәмә көннәр оештырылачак, ул 4-23 сентябрьдә булачак:

  • 4 сентябрь - рус теле,
  • 9 сентябрь - математика (база дәрәҗәсе),
  • 23 сентябрь - математика (база дәрәҗәсе), рус теле.

Барлык имтиханнар 10:00 сәгатьтә башлана.

ТДИ-2024 (ОГЭ)

2024 елда төп дәүләт имтиханы тугызынчы сыйныф укучыларының кайбер категорияләре өчен вакытыннан алда чордан башлана. Бу этап 23 апрельдән 21 майга кадәр түбәндәге расписание буенча үтәчәк:

  • 23 апрель – математика,
  • 26 апрель - рус теле,
  • 3 майда - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия,
  • 7 май - биология, география, чит телләр, тарих, физика.

ТӨП ЧОР ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ - 2024

  • 24, 25 май - чит телләр,
  • 27 май - биология, җәмгыять белеме, химия,
  • 30 майда - география, тарих, физика, химия,
  • 3 июнь - рус теле,
  • 6 июнь – математика,
  • 11 июньдә - география, информатика, җәмгыять белеме,
  • 14 июньдә - биология, информатика, әдәбият, физика.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading