16+

Аграр уку йортында укучыларның акчалары арта

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан кайбер төр түләүләр арттырыла. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан кайбер төр түләүләр арттырыла. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Югары һәм урта һөнәри белем алып, белгечлеге буенча эшкә кайтучылар өчен бер тапкыр түләнә торган акча 750 мең сум булачак. 

- Федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә республикада эшләп килүче дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә югары белем алучы студентлар өчен исемле стипендия 5 мең сум, аграр юнәлештә һөнәри белем бирүче  дәүләт мәгариф оешмаларының көндезге бүлегендә  укучы студентлар өчен әлеге акча 3 мең сумга җитәчәк.  

- Казан дәүләт аграр университеты федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә һәм Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 3-5 курсларда укучы студентлар  Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә практика узган вакытта стипендияләре 3 мең сум булачак. 

Әлеге түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты аша башкарылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аграр уку йортын бетереп кайда эшлэр икэн ул белгеч, кубесе диплом очен генэ укый инде анын

    Мөһим

    loading