16+

Акча эшлим дип 2 миллион сум акчасын югалткан

Инвестицияләрдә акча эшлим дип 2 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Инвестицияләрдә акча эшлим дип 2 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Бөгелмәдә яшәүче 86 яшьлек пенсионер әби инвестицияләрдә акча эшлим дип 2 миллион сум акчасын югалткан. Баксаң, интернетта акча эшләргә тәкьдим иткән рекламага ышанган икән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Роликны караган пенсионер әби экраннарда бирелгән телефонга шалтыратып үзенең телефон номерын калдырган. Аңа шалтыраткан мошенник үзен Дмитрий дип таныштырган һәм акчаларны арттырылган процентлар белән алу өчен инвестициягә кертергә тәкъдим иткән. Аңа ышанган олы яшьтәге хатын брокерлык счетын ачкан һәм аңа үзенең банкта сакланган акчаларын мошенник әйткән исәп-хисап счетларына күчергән.

Соңрак әби үз акчаларын кире алырга теләк белдергәч, мошенник башта өстәмә салымнар һ.б. түләргә кирәк дип белдергән. Моңа ышанган пенсионер хатын күрсәтелгән счетларга 5 меңнән 300 мең сумга кадәр акча күчергән. Мошенник акча таләп итүен дәвам иткәннән соң гына әби полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading