Бу хакта КВН Халыкара берлеге хәбәр итә.
82 нче яшендә телевидение алып баручысы һәм КВН программасын оештыручы Александр Масляков вафат булган. Бу хакта КВН Халыкара берлеге хәбәр итә.
Масляков "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының тулы кавалеры һәм "АМиК" иҗат берләшмәсенә нигез салучы иде.
Александр Масляковта үпкә рагы булган, дип яза «Комсомолькая правда». Диагнозы турында ул белгән. Әле сигез ай элек кенә табиблар дәвалауның ярдәм итмәячәген белдергән.
Шулай ук Масляковның соңгы ярты ел дәвамында хәле бик начар булуын әйтәләр. Сөйләшү генә түгел, тын алу да авыр булган. Соңрак хәлен коронавирус белән авыруы да катлауландырган. Телевидение алып баручысы аның белән ике тапкыр авырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар